26 август 2016 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утырып, ике машинага зыян китергән
22 август көнне кичке сәгать 8дә Яр Чаллы - Зәй - Бәтке юлының беренче километрында «Ока» машинасында баручы 36 яшьлек хатын-кыз, сулга борылганда, төп юлдан килүче «җиделе»гә юл бирми. Беренче автомобильнең йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры (шулай ук хатын-кыз) баш мие, күкрәк читлеге, кул, аяк җәрәхәтләре алалар. Икенче көнне кичке...
-
«Кулдан эш килә, тик вакыт кына җитми», – диләр «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучы Галиевлар
Район авыл җирлекләрендә гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе дәвам итә. Бу юлы без, бәйгедә катнашучы гаиләләрне күрер өчен, Яңа Бүләк һәм Борды авылларына юл тоттык.
-
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында төзекләндерүдән соң яңа терлекчелек комплексы сафка басачак
200 баш малга исәпләнгән әлеге терлекчелек комплексын бер ай элек төзекләндерүгә керешкәннәр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренә караганда, ул 10 сентябрь көненә әзер булачак дип көтелә.
-
Яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерүгә игътибар тагын да көчәячәк
Бүген районның мәгариф системасы ничек яши, хәл итәсе нинди проблемалары бар, киләчәккә нинди максатлар куя? Һәр елны мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан газета хәбәрчесе мәгариф мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев белән шул турыда әңгәмә кора. Традициягә кергән киңәшмә районда бүген үтә. Ә моңа кадәр,...
-
Авыл хуҗалыгы буенча сан алу тәмамланды
1 июльдән 15 августка кадәр районда россиякүләм чара - авыл хуҗалыгы буенча сан алу узды. Исемлеккә кертеләсе объектларны барлау эше 2015 елда ук башланган иде. Сан алу кампаниясе чорында барлыгы 26 юридик оешмадан, 216 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси предприятиедән, 23706 шәхси ярдәмчел хуҗалыктан, 86 бакчачылык ширкәтендәге 5899 дача участогыннан мәгълүматлар...
-
Республикада гамәлгә ашырылучы социаль проектларның берсе балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә
Татарстанны барлык юнәлешләр буенча алга киткән республика буларак бик еш мисалга китерәләр. Төрле рейтингларда аның урыны беренчеләр рәтендә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тормыш сыйфаты. Бу яктан Татарстан Россия регионнары арасында рейтингның дүртенче баскычын били. Әлеге күрсәткечләргә республика җитәкчелегенең дөрес социаль сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә ирешелә.
-
Чираттагы җыен Круглое Поле поселогында үтте
Пәнҗешәмбе көнне Круглое Поле мәдәният йортында чираттагы авыл җыены үтте. Анда Круглое Поле һәм Бәтке авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылган иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев җыенга килүчеләргә бүген районның гомуми хәле турында сөйләде, хәл итәсе прооблемаларга тукталды. Алда торган РФ Дәүләт Думасына сайлауларның никадәр мөһим кампания булуын ассызыклады, райондашларны анда катнашырга,...
-
«Яңарыш» фондының административ Советы рәисе Юрий Камалтынов Тукай районы активы белән очрашты
Чара район хакимиятенең утырышлар залында узды. Билгеле булганча, тарихи һәйкәлләрне торгызу «Яңарыш» фонды аша башкарыла. Исегезгә төшереп үтәбез: күптән түгел Болгар Ислам Академиясе төзү һәм Казан Мәрьям-Ана Иконасы Соборын торгызу турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы кабул ителде. Әлбәттә, дәүләт әлеге эшләрдә катнашачак, әмма халык һәм хәйриячеләр ярдәменнән башка булмый....
-
Бәйрәмнәргә рәхим итегез
29 август 17 сәгать 30 минутта ГЭС бистәсенең 1нче мәхәлләсендә Республика көненә багышланган зур бәйрәм үтә. Күңелле кичәгә гаиләләрегез белән рәхим итегез. 31 август көнне шулай ук 17 сәгать 30 минутта ГЭС бистәсенең Сидоровка паркында Республика көненә багышланган бәйрәм оештырыла. Рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+