Яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерүгә игътибар тагын да көчәячәк
Бүген районның мәгариф системасы ничек яши, хәл итәсе нинди проблемалары бар, киләчәккә нинди максатлар куя? Һәр елны мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан газета хәбәрчесе мәгариф мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев белән шул турыда әңгәмә кора. Традициягә кергән киңәшмә районда бүген үтә. Ә моңа кадәр,...
- Рамил Робертович, сүзне район мәгарифенең бүгенге торышын күз алдына китерүдән башлыйк әле. Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре челтәре киләсе уку елында ничә оешманы үз эченә алачак? Мәктәп парталары артына ничә бала утырачак? Укучылар саны узган елларга караганда күбрәкме?
- Мәгариф челтәренә килгәндә, үзгәрешләр юк. 17 гомумбелем бирү, 5 төп, 1 башлангыч мәктәп, 1 мәктәп-бакча, 25 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе эшләячәк. 1 сентябрьдә мәктәпләргә 3130 бала киләчәк, беренчеләр саны 406 булыр дип көтелә. Шунысы сөенечле: саннар ел саен артуга таба бара. 32 авылдан балалар автобуслар белән йөртеләчәк. Бу барлык укучыларның 12 проценты дигән сүз. Быел гына Иске Абдул мәктәбенә 22 урынлы яңа «Форд» автобусы кайтарылды.
- Белем бирүнең сыйфатын күтәрү - укыту процессында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республика август киңәшмәсендә дә төп игътибар шул мәсьәләгә юнәлтелде. Ул районда ни рәвешле гамәлгә ашырыла?
- Республика киңәшмәсе «Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсешендә актуаль проблемалар» дигән тема астында үтте. Район конференциясендә дә төп сөйләшү педагогларның һөнәри осталыгын үстерү турында булачак. Әлбәттә, гомуми белем бирүнең нәтиҗәлелеге, көндәшлеккә сәләтлелеге педагогларның һөнәри дәрәҗәләре белән турыдан-туры бәйле. 2015 елдан edu.tatar.ru порталында һәр укытучыны адреслы укыту системасы кертелде. Аның буенча 2016 елда 206 кешедән гариза кабул ителде инде. Бүген район мәгариф тармагында эшләүчеләрнең 73 проценты югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Аларның алга таба да үсешен күтәрү максатыннан Мәгариф министрлыгы грантлар белән ярдәм итәчәк. Районның бәйгедә катнашып җиңүгә ирешкән 7 педагогы «Укытучы-остаз» буларак хезмәт хакына 8әр мең сум өстәп алачак. Ә «Укытучы-оста» гранты җиңүчеләре булган 9 педагогка ай саен 5әр мең сум акча өстәп түләнәчәк. Киләсе уку елында район мәгариф тармагында 8 яшь белгеч эшләячәк.
- Мәктәпләр арасында һәр ел нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнә. Узган ел аларның кайсылары лидерлар рәтендә булды?
- Беренче өчлеккә Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак гомуми белем бирү мәктәпләре керде. Шулай ук Күзкәй, Бәтке мәктәпләре яшел зонада. Төп белем бирү мәктәпләреннән Сәмәкәй беренче урында. Урыннар укытуның сыйфатына, БДИ нәтиҗәләренә, югары балл җыючылар, олимпиадада җиңүчеләр санына, һөнәри бәйгеләрдә катнашуга карап билгеләнә.
- БДИ 2015-2016 уку елында нинди нәтиҗәләр бирде?
- Җиде фәннән нәтиҗәләр Татарстан Республикасы күрсәткечләренә караганда югарырак булды. Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 98 укучының 40ы (40,8 проценты) сынауларда югары балл җыйды. Бәтке, Кнәз, Яңа поселогы мәктәпләре, 10нан артык чыгарылыш сыйныф укучылары белән, «Иң яхшы 100 авыл мәктәбе» арасына эләкте. Узган ел район сессиясендә ТР Президентының тәнкыйтенә эләккән идек, районга мәгарифтә дә лидерлар рәтендә булырга кирәк, дигән иде ул. Моңа ирешү өчен белем бирүнең һәр баскычында максатчан эш алып барылды. Шулай итеп, республикакүләм рейтингта без бүген дүртенче, ә авыл районнары арасында беренче урында.
- Укыту программаларын тормышка ашыру өчен мәгариф оешмаларында уңай шартлар булу кирәк. Матди-техник тәэмин ителешне ничек бәяләр идегез?
- Соңгы елларда укыту җиһазлары, компьютер техникасы белән баетуга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Укытучылар өчен сөенеч: яңа уку елында барлык ноутбуклар яңага алыштырылачак. Әлбәттә, бу тармакта башкарасы эшләр бар әле, алар әкренләп хәл ителә. Быел өч объектта - Комсомолец, Новотроицкое, Калмаш мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Соңгы елларда район бюджеты, иганәчеләр ярдәме белән балалар бакчаларында күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла. Җәй көне Бикләннең «Әллүки» бакчасында түбә ябылды, Калмашта 1 сентябрь көнне яңа төркем ачылачак.
- Белүемчә, бакча яшендәге балалар да арта. Урыннар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе кайсы җирлекләрдә кискен тора?
- Бәткедә, Круглое Поледа, Яңа поселогында, Кече Шилнәдә, Новотроицкоеда урыннар җитми. Иске Җирекледә бакча төзү - көн кадагындагы мәсьәлә.
- Яңа уку елына нинди бурычлар куясыз?
- Кадрлар резервын үстерү буенча эшне көчәйтү, федераль дәүләт стандартлары кысаларында мәктәптә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә сыйфатлы белем бирү, педагогларга методик ярдәм күрсәтү, укытучыларның осталыгын төрле бәйгеләр аша үстерү, укучыларның олимпиадада катнашуларын арттыру, дәүләт имтиханнарын татар телендә бирү мөмкинлеген аңлату һ. б. шундый максатлар куябыз. Тәрбия эшенең нәтиҗәлелегенә, өстәмә белем бирүне үстерүгә махсус игътибар биреләчәк.
Яңа уку елы яхшы үзгәрешләр генә алып килсен дип телим. Балалар белән аралашу бары тик шатлык кына китерсен. Районның мәгариф коллективына бары уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев