Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Республикада гамәлгә ашырылучы социаль проектларның берсе балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә

Татарстанны барлык юнәлешләр буенча алга киткән республика буларак бик еш мисалга китерәләр. Төрле рейтингларда аның урыны беренчеләр рәтендә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - тормыш сыйфаты. Бу яктан Татарстан Россия регионнары арасында рейтингның дүртенче баскычын били. Әлеге күрсәткечләргә республика җитәкчелегенең дөрес социаль сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә ирешелә.

Татарстанда халыкны социаль яклауга махсус игътибар бирелә. Икътисадта тотрыксызлык чоры булуга да карамастан, республикада 30дан артык президент программасының берсе дә эшчәнлеген туктатмады.

Балалы гаиләләрне, бигрәк тә күп балалыларны, инвалид бала тәрбияләүчеләрне дәүләт ярдәме белән тәэмин итү аерым игътибарда. Бу эшкә шулай ук республиканың иҗтимагый оешмалары кушыла. Татарстан авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Республикада соңгы елларда балалы гаиләләрнең проблемаларын чишүгә юнәлтелгән уннан артык проект гамәлгә ашырыла.

Әле 2016 елдан гына «Мөстәкыйль яши алам» дигән программа эшли башлады. Ул инвалид балаларга, уку йортларын тәмамлагач, олы тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итүне күздә тота. Өлкән буынга булышу йөзеннән, ветераннарны торак белән тәэмин итү проекты эшләп килә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан «Безнең кадерле ветеран» проекты старт алды, больницаларда ветераннар өчен махсус палаталар булдырылды. Өлкәннәрнең актив картлыгын тәэмин итү максатыннан, Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, пенсионерларны компьютерга өйрәтү дәресләре эшли башлады. 2011 елдан башлап аларда 50 мең татарстанлы белем алды.

2007 елдан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган проект эшләп килә. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Һәр елны иганәчеләр акчасына балаларга мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр алына. 2015 елда гына да проект кысаларында 11 мең укучыга ярдәм күрсәтелде. Ә проект тормышка ашырыла башлаганнан алып республикада 150 мең бала 234 млн сумлык ярдәм алды.

«Татарстанда, якынча исәпләүләр буенча, 2016-2017 уку елында беренче сыйныфка 44 мең 436 бала керәчәк. Аның 9484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Гадәттә бу проект кысаларында балаларга портфельләр бүләк ителә. Ләкин акциядә башкача да катнашырга мөмкин.

Мәсәлән, иганәчеләр мәктәп формалары, спорт киемнәре алып бирә алалар», - диде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Район мәктәпләренең беренче сыйныфларына баручылар да һәр ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында яңа портфельле булалар. Быел бездә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 406 бала атлап керәчәк. Иганәчеләр ярдәме белән алынган портфельләргә шуларның 120се ия булачак. Алар күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук тәрбиягә, опекага алынган, инвалид балалар. Районда бу максатка тотылган иганәчеләр ярдәме быел 219 мең сум тәшкил итә. Акция бездә 18 августта старт алган иде. Атна дәвамында 120 баланың барысы да портфельле булачак.

Игелекле апа-абыйларның хәйрия акчасыннан портфельле булучылар рәтендә Бәтке мәктәбенең беренче сыйныфына баручы нәни кыз Светлана Шерстобитова да бар. Бүләк сумка аңа бик ошаган, уку кирәк-яракларын инде тутырып куярга да өлгергән. «Мәктәпкә барырга берничә көн генә калды, 1 сентябрьне бик көтәм», - ди ул. Светлана күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Аның игезәк апасы белән абыйсы быел шушы ук мәктәпнең тугызынчы сыйныфына бара. Света инде укый, яза, саный, мисаллар чишә белә. Киләчәккә олы хыялы да бар икән: үскәч мин табиб булачакмын, ди ул. Әниләре Любовь Алексеевна балаларын берүзе үстерә. «Кирәк-яракларны сатып алып бетердек диярлек. Мондый портфельләрне олы улым белән кызым укырга кергәндә дә биргәннәр иде. Рәхмәт», - ди ул.

Борды авылы мәктәбенә беренче сыйныфка баручы Эльза Мостова да бүләк портфельгә бик сөенгән. «Дөрес, без инде мәктәп сумкасы сатып алырга өлгергән идек. Ләкин кызым бүләк итеп бирелгәнен сайлады. Уңайлы, әйбер күп сыя, ди. Үзебез алганы киләсе елларга калыр, комачау итмәс. Инде укырга барасы көннәрен санап тора», - ди кызның әнисе Миләүшә ханым. Эльза да күп балалы гаиләдән. Аның 16 яшьлек абыйсы, 4 яшьлек энесе бар. Бордыда быел беренчегә 10 бала бара, портфельләр аларның 3есенә бирелгән.

Баланы мәктәпкә әзерләүнең очсыз түгеллеген, мондый ярдәмнең иш янына куш булуын белдерәләр әниләр. Шуңа да үзләрен истән чыгармаганнары өчен җитәкчелеккә, бу проектны гамәлгә ашыручыларга, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев