26 май 2021 яңалыклары
-
Төп сәбәп – саксызлык
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорукның атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, узган атна барышында территориядә 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсендә бала сәламәтлегенә зыян килде.
-
Рульдә хәле начарланган
24 май көнне көндезге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы – Сарман юлында (Суровка борылышы янында) Лада Гранта автомобиле юл кырыена төшеп китә һәм әйләнә.
-
Чананы җәйдән әзерлә!
Су, җылылык челтәрләрен төзекләндерү эшләре җылыту сезоны тәмамлануга ук башлана. Бу өлкәдә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге хакында район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең бүлек (ПТО) башлыгы Рафаэль Гыймазетдинов, идарәче компанияләр, коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкчеләре җыелып сөйләште.
-
Әҗмәкәйдә – мотоузышлар
Әҗмәкәй авылына якын гына төзелгән мототрассада беренче мәртәбә ил күләмендә оештырылган узышлар үтте. Россия мотоспорт федерациясенең Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелегенең II этабы һәм «Наиком» техник спорт клубы кубогы һәм чемпионаты буларак үткәрелгән әлеге ярышлар спортның бу төрен яратучылар өчен чын бәйрәм булды.
-
Мәсьәләгә караш тагын да җитди
Тукай районы террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеменең соңгы утырышында балалар белән эшләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән иде. 11 май көнне Казанда булган вакыйга исә мәсьәләгә карашның да, проблемаларга мөнәсәбәтнең дә бик җитди булырга тиешлеген раслады.
-
Каракларны эзлиләр
Билгесез затлар «Тукай Овощи» предприятиесенең капкаларын кисәләр. Әлегә бу кырын гамәлне кылучы кеше табылмаган.
-
Подсолнухи юллы булачак
Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында яшәүчеләр юлсызлыктан интегүләре хакында җыеннарда әйтә килделәр, безнең редакциягә шалтыратып та бу хакта зарланучылар байтак булды.
-
Волейболчылар спартакиадада
Шушы көннәрдә Саба районында республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды.
-
Яшьләр чирли
Короновирус авыруына каршы вакцина ясату дәвам итә. Бүгенге көндә 3 меңнән артык тукайлы прививка ясаткан. Район үзәк дәваханәсе мәгълүматларына караганда, соңгы арада авыручылар арасында яшьләр арткан.
-
Чәчү тәмамланды
Районда язгы чәчү эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта аграрийлар бәрәңге, шикәр чөгендере басуларына ашлама кертәләр.