Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәсьәләгә караш тагын да җитди

Тукай районы террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеменең соңгы утырышында балалар белән эшләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән иде. 11 май көнне Казанда булган вакыйга исә мәсьәләгә карашның да, проблемаларга мөнәсәбәтнең дә бик җитди булырга тиешлеген раслады. 

Район комиссиясе утырышында балалар иминлеген саклау өчен конкрет тәкъдимнәр күрсәтелде. Комиссия рәисе, район башлыгы Фаил Камаев мәктәп бинасына керү юлында металл тикшергеч кенә түгел, турникет та урнаштыру тиешлеген әйтте. «Сак хезмәткәре булмаганда ишектән керүчене бары вахтер гына тоткарлый ала бит. Ә ул югалып калса, чит кеше бернинди каршылыксыз бина эченә уза дигән сүз. Турникет куелса, вахтерга ярдәм булачак, шикле кешеләр ансат кына үтеп китә алмаячак», – дип аңлатты Фаил Мисбахович. Турникетларны урнаштыру өчен бюджет мөмкинлекләрен карарга һәм иганәчеләр ярдәмен җәлеп итәргә киңәш бирде. 
Комиссия утырышында үсмерләрне интернетның тискәре йогынтысыннан саклау зарурлыгына басым ясалды. Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәргә язылучылар белән эшләү – бүгенге көннең бик актуаль проблемасы. Интернет битләрен хокук саклау органнары даими тикшереп тора. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегендә эстремизмга өндәүче, агрессив һәм тискәре йогынтылы мәгълүмат тарата торган сайтларны һәм аерым кешеләрне ачыклау белән махсус оештырылган «Лидер» төркеме шөгыльләнә. 
Балаларны һәм яшь-ләрне саклау өчен ил күләмендә «Кибердружина» иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Тукай районының кибердружинасы информатика укытучыларын, педагогларны, яшьләр белән эшләүче белгечләрне – барлыгы 244 кешене берләштерә. Аның «юл картасы», ягъни 2020-2022 елларга чаралар планы расланган.
Әлеге дружинаны 
җитәкләүче яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев утырышта белдергәнчә, Тукай районы балалары арасында деструктив төркемнәргә язылучылар бар. Аларны ачыклау җиңел түгел. Биредә сүз интернет мөмкинлекләрен белеп, аңлату эшләре алып бару турында бара. Әйтик, кибердружиначылар тикшерү нәтиҗәсендә 32 баланың зарарлы сайтларга кергәнлеген ачыклаган. Аларның 15е – очраклы гына, ә 17се сайтларның начар икәнлеген белмичә кердек дип җавап биргән. Комиссия рәисе Фаил Камаев бу юнәлештә җитди эш алып барырга кирәклеген кат-кат әйтте.
Бу көннәрдә район мәктәпләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия террорчылыкка каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә аеруча игътибар бирде. Таләпләр тиешенчә үтәлмәгән һәм кимчелекләр бетерел-мәгән очракта белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. 

Теракт әзерләнү турында белсә-гез, гомумән, теләсә нинди гадәттән тыш хәл турында түбәндәге телефоннарга шалтыратырга була.

01 – янгын куркынычсызлыгы һәм МЧС
02 – полиция
03 – ашыгыч ярдәм
052 – криминаль мәгълүмат бирү аноним бюросы
8 (843) 231-45-55 – РФнең ТР буенча ФСБ дежур часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев