Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп сәбәп – саксызлык

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы Александр Сухорукның атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, узган атна барышында территориядә 10 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның берсендә бала сәламәтлегенә зыян килде. 

15 майда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә йорт янды. 16сында Олы Шилнә һәм Кече Шилнә арасында корыган үләнгә ут капты. 17 майда Калмашта янгын мәктәп укучысының ут белән уйнавы аркасында чыкты. Шул ук көнне Олы Шилнә һәм 67нче микрорайон арасында үлән янды. Иске Җирекледә электр үткәргечендә кыска ялганыш булды. Бәхеткә, ут чыкмады. 19 һәм 20 майда Бордыбашта һәм Белоуста коры үләнгә ут капты. 20 май көнне исә иң куркыныч янгыннарның берсе теркәлде. «Усадьба» бакчачылык партнерлыгында мунча белән йорт янып бетте. Якындагы йортка да шактый зыян килде. Ут чыгуның сәбәбе – мунчада төзелеш калдыкларын яндыру, мичне артык кыздыру. 

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев