Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә – мотоузышлар 

Әҗмәкәй авылына якын гына төзелгән мототрассада беренче мәртәбә ил күләмендә оештырылган узышлар үтте. Россия мотоспорт федерациясенең Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелегенең II этабы һәм «Наиком» техник спорт клубы кубогы һәм чемпионаты буларак үткәрелгән әлеге ярышлар спортның бу төрен яратучылар өчен чын бәйрәм булды.

Мотокросста Пермь, Самара, Санкт-Петербург, Омск шәһәрләреннән, Башкортостан, Чиләбе, Карелия, Хакасия, Белгород, Красноярск, Кемерово һәм башка төбәкләрдән җыелган спортчылар көч сынашты. «Наиком-Экстрим-Мотокросс» техник спорт клубында шөгыльләнүчеләр дә үз осталыкларын күрсәттеләр. 
«Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты» төбәкара ярышларында командалар арасында беренчелекне Пензадан «Сура» спорт клубы яулады, икенче урында – Удмуртия Республикасы һәм Ульяновск спортчылары. Алты төрле класста көч сынашып, Пенза, Мәскәү өлкәсе, Кемерово, Хакасия, Екатеринбург, Иваново, Каменск-Уральский, Красноярск спортчылары җиңүчеләр булдылар.
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр арасында «Наиком-Экстрим-Мотокросс» спортчылары да бар. Владислав Леонов «Наиком» техник спорт клубы кубогы»ның «Ир-егетләр» классында беренче булды. Ә Никита Васьков «Кече яшьтәге малайлар» классында «Наиком» спорт клубы беренчелеге»нә узышта өченче урынга чыкты. 
Әлеге ярышлар ТРның мотоспорт федерациясе президенты, «Наиком-Экстрим-Мотокросс» балалар техник спорт клубы җитәкчесе Наил Хөббәтуллин тырышлыгы белән оештырылды. Мотокросска кунак булып килүчеләр арасында ТР ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниулов, ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Олег Коробченко белән Андрей Фомичев бар иде. 

/ Әнвәр Мәһдиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев