Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чананы җәйдән әзерлә!

Су, җылылык челтәрләрен төзекләндерү эшләре җылыту сезоны тәмамлануга ук башлана. Бу өлкәдә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге хакында район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең бүлек (ПТО) башлыгы Рафаэль Гыймазетдинов, идарәче компанияләр, коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары җитәкчеләре җыелып сөйләште. 

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин 2020-2021 елда җылыту чорының нәтиҗәләре һәм алда торган 2021-2022 елда җылылык бирү чорына объектларны әзерләү буенча чаралар турында сөйләде. Көн кадагындагы икенче мәсьәлә котельныйлардан объектларга кадәр булган җылылык челтәрләрен җир астына күчерү иде. Чаралар планы белән Мөсәнниф Ханов таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук авылларны су белән тәэмин итү буенча да байтак кына хәл ителәсе мәсьәләләр күтәрелде.

 

Үткән елгы күңелсез хәлләрдән сабак алу мөһим

«Кышкы чорга алдан әзер-лек күрү җылылык бирү сезонын өзеклексез уздырырга мөмкинлек бирде, – дип бил-геләп үтте Айрат Хәбибуллин. – Берничә урында җылылык бирү системасында хилафлыклар, аерым алганда, Бәтке һәм Борды авылларында күпфатирлы йортларда суүткәргечләрнең кату очраклары булды. Бәткенең Үзәк урамында 2нче йортның 1нче подъездында шул сәбәпле су килү туктады. Аварияне бетерү өчен байтак көч куелды. Икенче көнне шундый ук авария әлеге йортның икенче подъездында килеп чыкты – керү ишеге ябылмау сәбәпле баскыч читлеге астыннан уза торган суүткәргеч туңды. Бу аварияне бетерүгә тәүлектән артык вакыт кирәк булды һәм шул йортта яшәүчеләр шикаять белдерде. Борды авылы Молодежная урамында 2нче санлы күпфатирлы йортны су белән тәэмин итү челтәре туңды. Туңган торбаларны эретү буенча үткәрелгән чаралар тиешле нәтиҗә бирмәгәч, әлеге йортны су белән тәэмин итү өчен 3нче йорттан вакытлыча су линиясе үткәрергә туры килде һәм шул сәбәпле халык тәүлек буена сусыз калды. Үткән ел булган шушы күңелсез хәлләрдән сабак алырга кирәк. Быел барлык котельныйларда да сезонара юдыру һәм опрессовкалау чараларын тиешенчә башкару, кирәк булган урыннарда искергән котелларны яңаларына алмаштыру мөһим. Котельныйлардан объектларга сузылган җылылык челтәрләрен җир астына төшерү көнүзәк мәсьәлә. Суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен ремонтлау һәм алмаштыру, запорлы арматура һәм насосларны ремонтлау эшен үзвакытында башкару сорала», – диде җитәкче. 

 

Планда – җылылык челтәрләрен җир астына төшерү 

«Җир өстеннән үтә торган җылылык челтәрләрен тулысынча җир астына төшерү безнең эш планында каралган, – дип җаваплыды «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов. – Район территориясендәге 2066 метр озынлыктагы җылы-лык челтәрләрен сыйфатлы, җылытылган яңа торбаларга алыштырачакбыз. Бүгенгә Бәтке мәктәбенең 192 метр озынлыктагы һәм «Аленушка» балалар бакчасының 86 метр җылылык челтәре җир астына төшерелде. Хәзерге вакытта социаль объектларның җылылык белән тәэмин итүче системаларын юдыру һәм гидравлик опрессовкалау – басым белән тикшерү эшләрен башкарабыз. Программа буенча котелларны алыштыру эше дә җайга салынган. Мисал өчен, «Татарстан» совхозы поселогындагы гомумбелем бирү мәктәбенә җылылык бирүче дүрт котел алыштырылды», – дип белдерде. 

 

Су җитмәү проблемасы

«Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең бүлек башлыгы Рафаэль Гыймазетдинов су белән тәэмин итүдә хәл ителергә тиешле проблемалар хакында сөйләде. Калмаш авылы халкы елның-елында су җитмәүдән зарлана. Фаил Камаев бу мәсьәләне уңай хәл итү буенча чаралар күрергә кушты. Мәләкәстәге 50 кубометр су сыйдырышлы башняны Калмашка, Иске Җирекледәге башняны Яңа Сарайлыга күчерү мөмкинлеген әйтте. 
– Республикабыздагы башка районнар шикелле үк, безнең җирлектә дә, аеруча җәйге чорда, су җитмәү проблемасы кискен тора. Бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын бергәләп эзлибез. Җылылык челтәрләре тоткарлыксыз эшләсен, суүткәргеч торбаларга известь катламы, юшкын утырып тыгылмасын өчен суны йомшарту чарасын күрергә кирәк», – диде район башлыгы.

 

Ике атна саен хисап

– Җылылык бирү сезонында котельныйларны эшче көчләр белән тәэмин итүне кайгыртуны кичекмәстән башларга кирәк. Төтен чыгу торбаларының төзек булуын ачыклагыз. Социаль объектларда җылылыкны саклау өчен тәрәзә, фасадларны җылыту һәм түбә ябу эшләрен тиешле вакытында башкару кирәк. Шәхси йортларда яшәүчеләр белән дә коммуналь хезмәтләргә кагылышлы мәсьәләләрдә аңлату эшләре алып бару сезнең бурыч. Суүткәргеч һәм канализация торбаларын тиешле тирәнлектә (2-2,5 метр) урнаштырырга тиешлекләре хакында авыл җирлеге башлыклары белән дә сөйләшегез. Кышны яхшы шартларда үткәрү өчен җәйге чорда тиешенчә әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Ике атна саен бу мәсьәлә буенча киңәшмә уздырып, башкарылган эшләр буенча хисап бирәчәксез», – дип җылылык бирү сезонына әзерлекнең җитди мәсьәлә булуына аеруча басым ясады Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев