Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Рульдә хәле начарланган

24 май көнне көндезге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы – Сарман юлында (Суровка борылышы янында) Лада Гранта автомобиле юл кырыена төшеп китә һәм әйләнә.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары һәлакәтнең сәбәбен 60 яшьлек йөртүченең кинәт кенә сәламәтлеге начараю дип билгелиләр. Ир-ат идарә итүне югалтып, башта каршы юнәлештәге полосага чыккан, аннары юл кырыена төшеп китеп, электр баганасына бәрелгән. Ир-ат төрле имгәнүләр алган. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев