Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Подсолнухи юллы булачак

Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында яшәүчеләр юлсызлыктан интегүләре хакында җыеннарда әйтә килделәр, безнең редакциягә шалтыратып та бу хакта зарланучылар байтак булды. 

Март аенда бу урамда транспорт чарасы үтәрлек каты өслекле юл салуга әзерлек эшләре башлануы хакында хәбәр иткән идек инде. Хәзерге вакытта «Трест Камдорстрой» подряд оешмасы биредә юл өслеген урнаштыру – балчык түшәп тигезләү эшләрен башкара.
 «Юл төзүнең икенче этабы – юл киеме салу – ком-таш түшәү, аннары асфальт җәю эшләре башкарылачак», – ди юл эшләре мастеры Дмитрий Гладыш. 
«Биш километр озынлыктагы юл салу өчен унбер КамАЗ машинасы юл төзелеше өчен кирәк булган материалларны тоткарлыксыз ташып тора. Сентябрь башына юл салынып бетәргә тиеш», – ди 48нче санлы автобаза директоры урынбасары Андрей Хафизов. Акыллы техника – Германиядә эшләп чыгарылган автогрейдер белән идарә итүче Илфат Габдрахманов 17 ел юл салу эшендә, ул үз җирлегебездә, республика буенча һәм федераль әһәмияткә ия юллар төзүдә катнашкан. Соңгы елларда Кырымда юл төзелешендә эшләгән. «Бу юл Подсолнухи микрорайонын Яр Чаллы белән тоташтырачак. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге халыкның тормыш-яшәешен яхшырту буенча башкарылган иң зур эшләрнең берсе инде бу. Юлы да, уты да, тукталыш павильоннары да булыр. Халык булганның кадерен генә белсен», – ди юл эшләре буенча тәҗрибәле машинист. 
Юл – кешенең кан тамыры кебек. Әгәр ул яхшы булса, кешенең кәефе дә күтәренке була. Күңеле күтәренке кешенең эше дә алга бара. «Трест Камдорстрой» ААҖ директоры Фәрид Якупов юл төзелеше өчен республика бюджетыннан хәзерге вакытка 94 млн сум акча бүлеп бирелүен хәбәр итә. 
«Проект оешмасы тәкъдим-нәре буенча транспорт хәрәкәтен тәэмин итү өчен, шәһәргә илтүче юлга кадәр, ким дигәндә, асфальт-бетоннан аскы катлам җәю эшләрен башкарырга кирәк. Моңа җир катламын урнаштыру, су үтеп китә торган торбаларны кую, кисешү урыннарында инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, дренаж геокомпозитын җәю, ком катламы түшәү, вак таштан нигез салу керә. Проект-смета документациясе нигезендә, асфальт-бетонның өске катламын урнаштырмыйча, юл билгеләре, тротуарлар, баганалар куеп, электр яктырткычлары белән тәэмин итмичә, тукталыш мәйданчыклары белән җиһазландырылмыйча гына кулланышка тапшыру өчен генә дә 192,3 млн сум күләмендә финанслау кирәк булачак. Ә объектның тулы бәясе – 348,6 млн сум. Биш чакрым юлга тулысынча асфальт салу өчен, өстәмә рәвештә, ким дигәндә, 98,3 млн сум акча кирәк. Республика бюджетыннан финанслау үзвакытында килеп торса, бу эшне 1 сентябрьгә башкарып чыгачакбыз», – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.
Юл салганда тузан чыгуы көн кебек ачык. Подсолнухи микрорайонында яшәүче кайбер кешеләр: «Җилле көнне тузан аеруча нык куба. Тузаннан туйдык», – дип зарланалар. Подсолнухи микрорайонында яшәүчеләр КамАЗ йөк машиналарының юл төзелеше өчен материаллар ташыганда тузан туздырып чабуларын өнәмәүләрен белдерделәр. Юл да булсын, тузан да чыкмасын?! Ягъни, бүре дә тук булсын, сарык та исән булсын. Тузаннан зарланучыларның гозерен үтәү ниятеннән КамАЗлар белән цистерна-цистерна су ташып, юлларга су сиптерү эше дә җайга салынган. Яхшы юллар булырга торганда кайбер уңайсызлыкларга сабыр итеп, урынсыз зарланулардан туктау урынлыдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев