Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каракларны эзлиләр

Билгесез затлар «Тукай Овощи» предприятиесенең капкаларын кисәләр. Әлегә бу кырын гамәлне кылучы кеше табылмаган. 

«Здоровье» бакчачылык ширкәтендә 61 яшьлек хатын-кызның ювелир эшләнмәләрен урлап чыгалар. 
19 майдан 21енә кадәр «Яблочко» бакчачылык ширкәтеннән угрылар 57 яшьлек хатын-кызның әйберләрен урлаганнар. Каракның кем икәне шулай ук әлегә билгесез. 
Ә Суровкада 59 яшьлек ир-атның ихатасыннан тимер торбалар урлаучылар шушы авылда яшәүче 21 яшьлек егет һәм Чаллыда яшәүче 18 яшьлек егет булып чыккан. 
«Түбән Кама» милли паркында хокук саклаучылар 32 яшьлек чаллы кешесенең кесәсеннән составында наркотик матдә булган порошок алганнар. 
Әҗмәкәй авылында 68 яшьлек ир-ат Киров өлкәсеннән килгән кешене фиктив рәвештә миграция исәбенә куйган, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге штабы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев