26 февраль 2016 яңалыклары
-
Һәлакәт урынын калдырып киткән ир-ат кулга алынды
20 февраль көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ 21140» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Йөртүче машинасын ташлап, һәлакәт урыныннан кача. Автомобильдә барган 26 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасына зыян килә, ул үзе мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә. Район буенча ЮХИДИ бүлегендә белдерүләренчә, машина...
-
Солдат хатларын укыганда күңелләр тула
Газетабызның алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, 22 февраль көнне Кнәз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат хатларын укыганда» дип исемләнгән матур кичә үткәрелде. Бүгенге көндә Кнәз авылындагы мәдәният йортында тулы куәткә ремонт эшләре бара. Аңа карамастан, бернинди чара да игътибарсыз калмый. Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева очрашуларны, төрледән-төрле бәйрәмнәрне китапханә...
-
Ир-атларыбызны бәйрәм белән тәбрикләдек
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл җирлекләрендә күп төрле матур чаралар булып үтте. Редакция почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар әнә шул хакта.
-
Милләтебез горурлыгы – телебез, моңыбыз
- Яңа поселогы китапханәсендә дә без «Иң татлы тел - туган тел» дип аталган бәйрәм уздырдык. Бәйрәмебезгә чакырулы 2 «А» сыйныф укучыларын һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Фәридә Насыйрованы матур милли киемнәр киеп, җылы итеп каршы алдык без. Соңыннан укучыларның һәрберсенә дә татар милли баш киемнәре кидерттек. Мәктәп укучыларына туган тел...
-
«Аҗаган-2016» уеннарының финалы узды
20 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уеннарының финал өлеше үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучы балаларны хәрбиләштерелгән уен-бәйгегә җәлеп итеп, физик һәм патриотик тәрбия бирү. Финалда районыбызның иң яхшы дүрт командасы катнашты. Алар арасында Калмия, Теләнче Тамак, Шилнәбаш һәм Бәтке мәктәпләре.
-
Техниканың әзерлеген бер айдан район комиссиясе тикшерәчәк
Апрель башына кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә чыгасы барлык техника ремонтланып беткән булырга тиеш. Айның беренче атнасында техниканың әзерлеген тикшерергә һәм кабул итәргә хуҗалыкларга район комиссиясе чыгачак. Санаулы көн тиз уза, апрельгә инде бер ай гына калып бара. Һава торышы да игенчене итәкләрен җыярга чакыра. Синоптиклар фаразына ышансаң, март...
-
Яшь талантларга – мәйдан
Районда иң яхшы балалар театры коллективын ачыклау, үсмерләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, «Ступени» («Баскычлар») фестивале игълан ителгән иде. Теләнче Тамак авылының халык театры иярчене булган балалар театр коллективы Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре буенча язылган Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен - үзләренең берничә айга сузылган иҗади...
-
Районда иң яхшы әйдаманны сайладылар
Районыбызның күп кенә мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары әйдаман (вожатый) буларак эш алып бара. Алар башлангыч сыйныфта укучы балалар белән тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң төрле чаралар, акцияләр, уеннар үткәрәләр, шул рәвешле укытучыларга ярдәм итәләр. Районда иң яхшы әйдаманны билгеләү өчен Бәтке авылы мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды.
-
Баланың Аллаһы Тәгалә турындагы сорауларына ничек җавап бирергә?
"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бала тәрбиясенә бәйле бу соруны Гөлназ исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә. Сорау: "7 яшьлек балам "Аллаһ кайда яши? Ул кешегә ошаганмы? " кебек сораулар бирә....