Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Аҗаган-2016» уеннарының финалы узды

20 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уеннарының финал өлеше үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучы балаларны хәрбиләштерелгән уен-бәйгегә җәлеп итеп, физик һәм патриотик тәрбия бирү. Финалда районыбызның иң яхшы дүрт командасы катнашты. Алар арасында Калмия, Теләнче Тамак, Шилнәбаш һәм Бәтке мәктәпләре.

Бәйрәмне тантаналы ачу өлешен район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең директоры Сания Сәйдәшева һәм уеннарның баш хөкемдары Виктор Белов алып бардылар, катнашучыларны уенның башлануы белән тәбрик иттеләр.

Командаларның чыгыш ясау тәртибе җирәбә ярдәме белән билгеләнде. Уеннар җиде өлештән торды. Физик әзерлекне тикшерә торган сынаулардан башка интеллектуаль биремнәр дә булды. Уеннарның беренче өлешендә командалар хәрби киемнәрдән маршировка ясадылар. Вакытка йөгерүдә, противогаз киюдә, пневматик винтовкадан төз атуда, мылтык җыю-сүтүдә көч сынаштылар. Карта буенча топографик билгеләрне укуда белемнәрен күрсәтә алдылар, тормыш иминлеген саклау фәне һәм Россия тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр.

Уенның нәтиҗәләре буенча III урында - Бәтке мәктәбе командасы, II урында - Шилнәбаш мәктәбе командасы калды. «Аҗаган-2016» уеннарының җиңүчесе итеп, Калмия мәктәбе командасы билгеләнде.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев