Солдат хатларын укыганда күңелләр тула
Газетабызның алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, 22 февраль көнне Кнәз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат хатларын укыганда» дип исемләнгән матур кичә үткәрелде. Бүгенге көндә Кнәз авылындагы мәдәният йортында тулы куәткә ремонт эшләре бара. Аңа карамастан, бернинди чара да игътибарсыз калмый. Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева очрашуларны, төрледән-төрле бәйрәмнәрне китапханә...
- Хәзерге көндә Кнәз авыл җирлегеннән 10 егет армия сафларында Ватан алдында бурычын үти. Мәдәният йортының адресына һәрдаим солдат егетләрнең үзләреннән һәм аларның командирларыннын рәхмәт хатлары килеп тора. Традициягә кергән әлеге кичәне солдат егетләр дә, авыл халкы да түземсезлек белән көтеп алалар.
Авыл китапханәсендә оештырылган кичәгә авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, «Гиндукуш» хәрби музее җитәкчесе Резидә Гарипова, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, һәлак булган солдатларның, хәзерге көндә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре, хәрби хезмәткә алыначак егетләр чакырылды. Биредә солдат егетләрдән һәм аларның командирларыннан килгән җылы хатлар укылды. Кичәгә җыелган барча халык әлеге хатларны дулкынлану, шул ук вакытта горурлык хисе белән тыңладылар. Кайдан гына хатлар килеп ирешмәде безгә: Псков, Ленинград, Калининград, Свердловск, Мурманск өлкәләреннән, хәтта Кырымнан килгән хатлар да булды.
Солдат хатлары күбесенчә охшаш. Үзләренең хатларында егетләр хәрби хезмәтнең файдалы якларына басым ясыйлар, армия аларда мөстәкыйльлек һәм түземлелек кебек сыйфатларны тәрбияләвен язалар. Солдат хатларын тагын бер үзенчәлек берләштерә - хатларның авторы әнисе исеменә рәхмәт сүзләре җиткерүне һәм аңа үзләре иҗат икән җырны яки шигырьне укуны үтенгән. Егетләрнең әниләрен сагынулары, аларның назына сусаулары сизелеп тора. Укылган хатларда шулай ук мактауга лаеклы уллар үстергән өчен әниләргә командирлар исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Кичәдә ир-егетләрне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев чыгыш ясадылар.
Район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов 30 ел элек Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган Сергей Попов кулы белән язылган хатны укып китте. Хатында Сергей әтисен Ватанны саклаучылар көне белән котлый. Әлеге хат кичәдә катнашучыларның күңеленә кагылды, һәркайсының күзләре яшьләнде.
Шулай ук биредә солдат егетләрнең үтенечләре үтәлде: аларның әниләре өчен ирле-хатынлы Әхәт һәм Рәзинә Аитовлар, Тамара Багаева, София Габдуллина, «Калинка» калакчылар ансамбле башкаруында җырлар яңгырады.
Кичәдә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган солдат-якташларны - Сергей Попов, Валерий Пучинин, Валерий Максимовны бер минут тынлык белән искә алдылар, әлеге батыр егетләрнең әниләренә чәчәкләр бирелде. Аннары Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган солдатлар һәйкәлләренә чәчәкләр куелды, дип яза Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев