Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милләтебез горурлыгы – телебез, моңыбыз

- Яңа поселогы китапханәсендә дә без «Иң татлы тел - туган тел» дип аталган бәйрәм уздырдык. Бәйрәмебезгә чакырулы 2 «А» сыйныф укучыларын һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Фәридә Насыйрованы матур милли киемнәр киеп, җылы итеп каршы алдык без. Соңыннан укучыларның һәрберсенә дә татар милли баш киемнәре кидерттек. Мәктәп укучыларына туган тел...

- Яңа поселогы китапханәсендә дә без «Иң татлы тел - туган тел» дип аталган бәйрәм уздырдык. Бәйрәмебезгә чакырулы 2 «А» сыйныф укучыларын һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Фәридә Насыйрованы матур милли киемнәр киеп, җылы итеп каршы алдык без. Соңыннан укучыларның һәрберсенә дә татар милли баш киемнәре кидерттек. Мәктәп укучыларына туган тел бәйрәме турында сөйләдек, шигырьләр укыдык, төрле сорауларга әңгәмәләр оештырдык. Моннан тыш балаларны ике командага бүлеп, мавыктыргыч конкурслар да тәкъдим иттек. «Дуслык» һәм «Зирәк тиен» исеме астында командалар туган тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, махсус бирелгән сүздән яңа төрле сүзләр уйлап таптылар. Аерым игътибар белән укучылар «Татарстан хәзинәләре» дип аталган видеороликны карадылар. Соңыннан исә Габдулла Тукай иҗаты, аның шигырьләре, тормыш юлы турында кызыклы гына әңгәмә булды. Бәйрәм ахырында бөтенебез бергә «Туган тел» җырын башкардык, Люция Солтанова пешергән кош теленнән бергәләшеп авыз иттек, рәхәтләнеп ял иттек, дип хәбәр итә безгә Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.

- Туган тел көне уңаеннан, Шилнәбаш авылында да «Тополек» балалар бакчасының зурлар төркемендә «Туган телем - иң матур телем» дип аталган матур кичә булып үтте. Китапханә мөдире Нурзилә Бариева, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Солтанярова, татар теле укытучысы Резидә Майорова иң баштан җыелган балаларга махсус презентация күрсәттеләр, аннары Вера Хәмидуллина иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Балалар «Халыклар дуслыгы» гимнын тыңладылар, дуслык турында шигырь-мәкальләр белән таныштылар, Татарстан сәнгать осталары ясаган плакатларны, картиналарны карадылар. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, бирелгән сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләделәр. Аеруча аларга «Чүлмәк сату», «Кармак салу» уеннары ошады, нәниләр канәгать калдылар. Моннан тыш без мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Щербакова һәм татар теле укытучысы Земфира Дәүләтова белән берлектә Шилнәбаш авылы мәктәбендә дә «Тел - ул халык күрке» дип исемләнгән чара үткәрдек. III-IV сыйныф укучыларына презентация күрсәттек, листовкалар тараттык, туган телебез турында күп сөйләдек. Балалар үзләре дә туган телләрендә шигырьләр укыдылар, дип язды безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев