Яшь талантларга – мәйдан
Районда иң яхшы балалар театры коллективын ачыклау, үсмерләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, «Ступени» («Баскычлар») фестивале игълан ителгән иде. Теләнче Тамак авылының халык театры иярчене булган балалар театр коллективы Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре буенча язылган Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен - үзләренең берничә айга сузылган иҗади...
Яшь артистларның оста һәм матур итеп уйнаулары хәйран калдырды - чын артистлар кебек яшиләр сәхнәдә, үзләрен иркен тоталар. Һичшиксез, сәхнә түренә менгән Шәүкән Лотфуллин, Эльмира Мәрданова, Гөлназ Хикмәтуллина, Алсу Шаһиева, Айсылу Лотфуллина, Фидаил Борһанов, Ислам Камалов, Айназ Кәлимуллин, Розалина Закирова, Алисә Кәлимуллина Апуш, Су анасы, Тыңламас, Шүртле, Былтыр образлары аша бай телле Равил аганың әйтергә теләгән сүзләрен тамашачыга җиткерә алдылар.
Спектакльне уннарча талант ияләре: режиссерлар, артистлар, художниклар, композиторлар, бию һәм ут, костюм һәм тавыш осталары тудыра. Ә биредә аны үзенең яшь артистлары белән мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Закирова куя. Раилә ханым бик талантлы кеше, ул - балалар күңеленә театрга мәхәббәт орлыклары салучы. Һәрбер баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөмкинлекләрен ачыклап, рольләрне бүлә, драматург күрергә теләгән образлар тудыра.
- «Театр яктылыкка, нурга илтә», дигән бөек шагыйрь Габдулла Тукай. Чыннан да, сәнгатьне сөйгән бала башкаларны да шуңа җәлеп итә. Театр жанры шәхесне эмоциональ үстерүгә юнәлтелгән. Эстетик тәрбия бирү ягыннан алганда да, театр музыка, рәсем сәнгате кебек үк, мактаулы урында тора. Минемчә, спектакль бәйрәм рухында узды, балаларның эчке дөньяларын тагын да баетты, - ди балалар театры коллективы җитәкчесе Раилә Закирова.
Тамашачы һәм артист арасында җырлы-моңлы бәйләнешне тәэмин итеп, спектакль барышында музыка аппаратурасы белән идарә иткән Илгиз Шәрифуллин, грим салучы, аннан башка спектакльне күз алдына китереп булмаслык декорацияләр ясаучы Сәетнур Шәймәрдановның, барлык мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы да мактауга лаек.
Һәрбер бала үзенә күрә талантлы, үз үзенчәлеге була, аны күрә белергә генә кирәк. Сабый күңелендә сәнгатькә мәхәббәт уятып, сәхнәгә менгезсәң, ул бала, һичшиксез, җанын-тәнен биреп артист дәрәҗәсенә күтәрелә алачак. «Сәләтсез бала юк» дигәннәр бит һәм бу дөрес тә. Сәләтне вакытында күреп алырга гына кирәк. Безне сихри дөньяда гиздергән, хисләндергән яшь артистларыбызга хыялларының тормышка ашуын, алдагы мәктәп һәм тормыш сынауларын уңышлы үтеп, бәхетле булуларын телибез. Театр сәнгате осталыклары серләренә төшенә алган балалар, һичшиксез, мактауга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев