Баланың Аллаһы Тәгалә турындагы сорауларына ничек җавап бирергә?
"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бала тәрбиясенә бәйле бу соруны Гөлназ исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә. Сорау: "7 яшьлек балам "Аллаһ кайда яши? Ул кешегә ошаганмы? " кебек сораулар бирә....
"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бала тәрбиясенә бәйле бу соруны Гөлназ исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә.
Сорау: "7 яшьлек балам "Аллаһ кайда яши? Ул кешегә ошаганмы? " кебек сораулар бирә. Аңа дөрес итеп ничек җавап бирергә?"
Җавап: Исламда тикшерергә ярамаган нәрсәләр бар. Шуларның берсе - Аллаһы тәгалә. Коръәндә аның 99 исеме билгеле, бары тик шушы исем-сыйфатлар белән генә аны танып белү мөмкин. Башкага кешенең акылы ирешә алмый. Ул җир йөзендә булган бер генә затка да охшамаган, ул үзе турында " Аллаһы ул - нурдыр", диеп әйтә.Ул яктылык нурымы, радиодулкын кебек нурмы, яки башкачамы, безгә мәгълүм тугел. Шулай ук аның торган урыны да кеше акылы ирешә торган түгел. Коръәндә "Аллаһы дөньяны яратты да гарешкә беректе", диеп әйтелә. Утырдымы, яттымы яисә басып торамы, аның халәте безгә мәгълүм түгел. Төрлечә әйтүче галимнәр бар, әмма тикшермәү хаерлерәк. Гали радиаллаһы ганһе риваять кылып әйтте: "Аллаһы бар иде, ә аңа кадәр бернәрсә юк иде". Димәк, Аллаһыга тора торган урын билгеләү ул зур гөнаһ - ширккә китерә торган юлдыр .
Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сезнең дә Ислам диненә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны газетага юллый аласыз, без сезне дөрес мәгълүмат белән таныштырырга тырышырбыз. Электрон почта адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев