Районда иң яхшы әйдаманны сайладылар
Районыбызның күп кенә мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары әйдаман (вожатый) буларак эш алып бара. Алар башлангыч сыйныфта укучы балалар белән тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң төрле чаралар, акцияләр, уеннар үткәрәләр, шул рәвешле укытучыларга ярдәм итәләр. Районда иң яхшы әйдаманны билгеләү өчен Бәтке авылы мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды.
Бәйгенең финалына чыгар өчен, VII-XI сыйныф укучылары анкеталарын, «Мин - әйдаман» дигән темага эссе, үз эшчәнлекләре турында презентацияләрен портфолиога җыеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җибәргәннәр. Комиссия 19 катнашучыдан 9 кешене сайлап алган. Конкурсның финалында яшьләргә төрле сынаулар һәм биремнәр тәкъдим ителде. Башта катнашучылар үзләре һәм башкарган эшләре белән таныштырып киттеләр, аннары медицина һәм хокук темалары буенча сорауларга җавап бирделәр. Балалар белән ничек эшли белүләрен ачыклау өчен, педагогик шартлар дигән бирем тәкъдим ителде. Һәр конкурсант бер билет сайлап алып, анда тасвирланган төрле хәлләрдән чыгу юлларын сөйләп бирергә тиеш иде. Бәйгенең соңгы биреме - иң авыры - башлангыч сыйныф укучылары белән класстан тыш чара үткәрү. Һәр катнашучы үзе сайлап алган темага 20 минут эчендә нинди дә булса чара оештырды. Әйдаманнар биремнәргә җитди әзерләнгәннәр, һәр чыгыш кызыклы, үзенчәлекле булды. Катнашучылар балигъ булмаганнарның хокуклары, Татарстан Республикасының балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенең программалары буенча тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Тапкырлыкларын, җитезлекләрен, балаларны мавыктыра алу сәләтләрен эшкә җигеп, көч сынаштылар.
Барлык сынаулардан соң жюри әгъзалары иң яхшы әйдаманнарны билгеләделәр. Шулай итеп, беренче урынга - Шилнәбаш мәктәбенең X сыйныф укучысы Анастасия Беспалова, икенче урынга Мәләкәс мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рамил Гаффанов лаек булды, өченче урынга Новотроицкое мәктәбенең XI сыйныф укучысы Инзилә Камалова чыкты. «Иң яшь әйдаман» исеме Борды мәктәбенең VII сыйныф укучысы Әкрәм Шакировка бирелде. «Иң эрудицияле әйдаман» номинациясендә Теләнче Тамак мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Лотфуллина җиңүче дип танылды. «Иң ярдәмчел әйдаман» номинациясе Түбән Суыксу мәктәбенең VII сыйныф укучысы Язилә Шәймәрдановага бирелде. «Иң иҗади әйдаман» номинациясенә Боерган мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Гөлинә Мулланурова лаек булды. «Иң дәртле әйдаман» исемен Яңа поселогы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Алия Солтанова алды.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе - Бәтке мәктәбенең X сыйныф укучысы Аделина Пасмурова. Ул артистлыгы, зирәклеге, тапкырлыгы белән жюри әгъзаларының күңелен яулады. Аделина - Тукай районының «Лидер» балалар оешмалары союзының мәдәният комитеты әгъзасы. «Лидер» үз эченә «тимурчылар» отрядларын һәм башка төрле балалар оешмаларын берләштерә. Әлеге балалар оешмалары союзы төрле темага багышланган чаралар, акцияләр, бәйгеләр үткәрә, иҗтимагый проектлар төзи. Мәсәлән, укучылар арасында туган телгә багышланган буклетлар бәйгесе, спорт уеннары, ветераннар, язучылар һәм башка кызыклы шәхесләр белән очрашулар, бәйрәмнәр, экологик чаралар - нәрсәләр генә юк аларның эшчәнлегендә! Балалар оешмалары союзының елга дүрт тапкыр утырышы була. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясыйлар, алга таба планнар коралар, иң актив катнашучыларны бүләклиләр. Җитәкчеләре - район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Гөлнара Закирова ел дәвамында активистларга биремнәр җибәреп тора.
Шулай ук Аделина Пасмурова Татарстан варислар Союзының Республика Советында районыбызның вәкиле. Ул анда бер ай рәис вазыйфаларын да башкарган. Мондый мөмкинлек Республика Советының һәр катнашучысына бирелә. Аделина бу эштә, беренчеләрдән булып, үз көчен сынап карады. Аның вазыйфаларына Республика Советында катнашучылар турында мәгълүмат туплау, социаль челтәрдә төркем оештырып, шунда барлык катнашучыларны җыю, Гашыйклар көненә чара үткәрү, «Татарстанның чаңгы юллары-2016» чаңгы ярышларын республиканың һәр районында уздыруда ярдәм итү һәм флешмоб оештыру кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев