Юл хәрәкәте иминлеге
Һәлакәт урынын калдырып киткән ир-ат кулга алынды
20 февраль көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ 21140» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Йөртүче машинасын ташлап, һәлакәт урыныннан кача. Автомобильдә барган 26 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасына зыян килә, ул үзе мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә.
Район буенча ЮХИДИ бүлегендә белдерүләренчә, машина...
20 февраль көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «ВАЗ 21140» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Йөртүче машинасын ташлап, һәлакәт урыныннан кача. Автомобильдә барган 26 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасына зыян килә, ул үзе мөстәкыйль рәвештә БСМПга мөрәҗәгать итә.
Район буенча ЮХИДИ бүлегендә белдерүләренчә, машина йөртүче бер тәүлектән соң ук табылган. Ул Яр Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-ат булган. Һәлакәт урынын калдырып киткән өчен аңа карата административ беркетмә төзелгән, ир-ат 7 тәүлеккә кулга алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев