23 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чираттагы «Тоннель» үтә
27 декабрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Исерек йөртүче тоткарланды
18 декабрь көнне төнге сәгать 11 тулгач район ЮХИДИ инспекторлары Круглое Поле поселогының Вокзал урамында «Лада Гранта» автомобилен туктаталар. Руль артында Биклән авылында яшәүче 61 яшьлек ир-ат була. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар аның алкоголь кулланган булуында шикләнәләр һәм алкотекторда тикшерәләр. Нәтиҗә 0,535 мг/л күрсәтә.
-
Ашыгу фаҗигагә китерде
20 декабрь көнне иртән сәгать 6 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасының 2нче километрында «Renault Fluence» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат тизлек режимын сакламый һәм кышкы бозлавык юлда идарә итүне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга.
-
«Чыршы» операциясе
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасының узуы турында хәбәр итә. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.
-
Вакантлы урыннар
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2021 елның 22 декабреннән түбәндәге муниципаль вазифаларга бәйге игълан итә:
-
Шугалаклар эшли башлады
Райондагы мәктәп яны катоклары көннәр суыту белән үз эшләрен башлап җибәрде.
-
Яңа ел алды ярминкәләре
25 декабрьдә Чаллының «Төзүчеләр» стадионы янындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе оештырыла. Анда районның 23 авыл җирлегеннән дә сатучылар килә. Ярминкәдә ит һәм ит ризыклары күпләп сатылачак. Каймак, катык, атланмай һәм башка ризыклар да мул булачак. Бәйрәм күрке тутырылган каз икәнен искә алып, авыллардан каз түшкәләре алып киләчәкләр. Сыер, ат, дуңгыз, тавык-үрдәк итләре очсызрак бәядән булыр дип көтелә. Ярминкә иртәнге сәгать 7дә эшли башлаячак. Район үзешчәннәре күңелле концерт әзерлиләр.
-
Айгөл Дилмиева: «Иң зур хыялым тормышка ашты»
Дөреслекне юллап йөргәндә һәр кеше иртәме-соңмы судка мөрәҗәгать итә. Административ, гражданнар, җинаять эшләрен караган судья биредә гаделлекне, кеше язмышларын хәл итүче буларак кабул ителә. Һәм бу, чыннан да, шулай.
-
Чаңгы сезоны ачыла
24 декабрь көнне Яңа поселогының спорт мәктәбе базасында чаңгы сезонын ачып җибәрү уңаеннан ярышлар узачак.
-
Президент чыршысы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Яңа ел бәйрәменә район мәктәпләреннән быел 22 бала бара.
-
Әтиебез ныклы терәгебез иде
Күзкәй авылында яшәгән кадерле әтиебез Искәндәр Галиулла улы Вәлиуллинны соңгы юлга озаттык. Әтиебез безнең ныклы терәгебез иде. Озак еллар хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләде. Шактый вакыт авылның имам-хатыйбы булды. Авылның һәрбер йортына дога керткән, тирә-күрше авылларга, Яр Чаллы шәһәренә, күрше районнарга чакырылып, мөселман йолаларын үтәгән бик тә хөрмәтле кеше иде әтиебез.
-
Балаларга бүләк – «Бүрекле гармун»
Князево урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары «Пушкин картасы» проектыннан файдаланып, «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты сәхнәсендә районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева пьесасы буенча куелган «Бүрекле гармун» спектаклен карадылар.
-
Бикләндә Яңа ел чыршысын ачтылар
Һәр елны авылның төп чыршысы куела торган спорт мәйданчыгына 16 декабрь көнне бик күп кеше җыелды. Алар Яңа ел чыршысын ачу тантанасына килделәр. Бәйрәмдә Биклән авылының үзендә яшәүчеләр дә, якын-тирә авыллардан килгән кунаклар да күп иде. Җыелган халыкны иң беренче итеп «Форте» бию коллективы һәм «Елмаеп яшик» дип аталган күңелле җыры белән Алина Костина сәламләде.