Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Айгөл Дилмиева: «Иң зур хыялым тормышка ашты»

Дөреслекне юллап йөргәндә һәр кеше иртәме-соңмы судка мөрәҗәгать итә. Административ, гражданнар, җинаять эшләрен караган судья биредә гаделлекне, кеше язмышларын хәл итүче буларак кабул ителә. Һәм бу, чыннан да, шулай. 

Тукай районында 2001 елда оештырылган 1 һәм 2 номерлы җәмәгать суд участокларында республикада иң беренчеләрдән булып җәмәгать судьялары Жанна Низамова һәм Елена Гебель эшли башлый. 2003 елда Жанна Низамова Тукай районы судына федераль судья итеп билгеләнгәннән соң, аның урынына җәмәгать судьясы итеп Светлана Дарьина сайлана. 
 Инде менә райондагы җәмәгать судында тагын бер яңалык. Бу елның 1 июлендә отставкага киткән Елена Гебель урынына 26 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XXVII утырышында Тукай районы буенча 1нче суд участогының җәмәгать судьясы итеп Айгөл Дилмиева билгеләнде. 
  Район хөкем йорты коридорыннан консультант Людмила Абдрахманова белән сөйләшеп барабыз. Ул арада якты, иркен бүлмәләргә күз төшерергә өлгерәм. Ирексездән судның элек урнашкан урыны – Тукай районы эчке эшләр бүлеге бинасы искә төшә. Аның белән чагыштырганда биредә, әлбәттә шартлар күпкә яхшырак. 
Ниһаятъ, Людмила Александровна белән суд залы янында булган кабинетларның берсенә керәбез. Биредә безне мөлаем, көләч йөзле яшь кенә ханым – Айгөл Дилмиева үзе каршы ала. Судьяларның җитдилегенә, сүзне эш юнәлешендә генә алып баруларына гадәтләнгәч, бераз югалып та калырга туры килде. Шулай да яңа судьяның мөнәсәбәте, ачык булуы мине шундук үзенә җәлеп итте. 
– Тумышым белән мин Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылыннан. Миңа ике яшь тирәсе булганда, бар гаиләбез белән Калмаш авылына күчеп килдек. Әтием Азат гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында, әнием Алия пенсиягә кадәр авылдагы «Ләйсән» балалар бакчасында эшләде, – дип сөйләп китә үзе турында Айгөл Дилмиева. – 9 сыйныфта укыганда җәмгыять белеме укытучы Тамара Нурисламова миңа шул фәннән олимпиадада катнашырга тәкъдим итте. Нәкь шул көннән юрист булам дигән теләк белән янып йөри башладым да инде, – ди ул. 
 Калмаш мәктәбен тәмамлагач, кыз Казан дәүләт университетының Чаллы шәһәре филиалына юрист һөнәренә укырга керә. Биш ел буе законнар өйрәнә, белемен төрле хокук саклау органнарында тәҗрибә эшендә сыный. Юрист булу теләге көчле булгангамы, әллә башка бер сәбәп беләнме, Айгөл Дилмиевага уку җиңел бирелә. 2007 елда кулына диплом ала, ләкин хокук саклау органнарына ярты елдан соң гына килә.
–  Район судына хезмәткәрләр кирәк дигән игъланны күреп, җәһәт кенә шунда киттем. «Алыгыз мине, мин эшлим!» – дип килеп кердем мин анда. Өч атналык сынау вакытын узгач, суд утырышы сәркатибе итеп алдылар. Бу 2008 елның февраль ае иде, – дип искә ала Айгөл Азатовна.
 Шул вазифада ул 2013 елның сентябрь аена кадәр эшли. Судья ярдәмчесе урынын тәкъдим иткәч, баш тартмый, ризалаша. 
Айгөл ханымның хезмәттәшләре, җитәкчелек тә аны яхшы яктан гына телгә алалар, хезмәтенә карата булган җитдилеген, оешканлыгын, шәхси вакытын кызганмый торган, һөнәренә нык бирелгән кеше икәнен билгеләп үтәләр. Һәм, ниһаять, тырышлыгына югары бәя биреп, быелгы көздә Айгөл Дилмиеваны җәмәгать судьясы вазифасына сайлыйлар.
– Минем иң зур хыялым тормышка ашты, – ди ул. – Әмма, шуның белән бергә, һичшиксез, җаваплылык та артты. Кайвакыт, әйтик, җинаять эшләрен караганда, суд эскәмиясендә утыручы кешеләрнең язмышлары да минем карарыма бәйле була бит. Шуңа күрә кешенең хәленә керерегә, аны аңларга тырышам. Ләкин, закон кысаларында, аек акыл белән, хисләргә бирелмичә эш итәм. Әлбәттә, судта каралган эшләр арасында кызганыч, йөрәккә үтеп керә торганнары да була, ләкин закон буенча ул кеше җаваплылыкка тартылырга тиеш икән, үз җәзасын алырга, аны үтәргә тиеш, – дип җитдиләнә Айгөл Дилмиева. 
 Айгөл ханымның эше гел бер вакытта башланып, билгеле сәгатьтә генә тәмамланмый. Ул бит әле әни дә. Сигезгә кадәр судта соңарып утырганнан соң, башка хатын-кызлар кебек үк, өйгә кайтып эшләрен карый, баласы белән дәресләр әзерли. Үзенең иң зур ярдәмчеләре дип ул әти-әнисен атый. 7 яшьлек Айзатны тәрбияләүдә алар үзләреннән күп көч куялар һәм кызларының һәр эшенә теләктәшлек күрсәтәләр. 
– Мин үземнең тормышымнан, һөнәремнән тулысынча канәгать. Әти-әниемә җылы сүзләре, судта эшләүче хезмәттәшләремнең һәм җитәкчелекнең миңа эшемдә ярдәм итүләре, беренче адымнарымны ясаган чакта акыллы сүзләре, тәҗрибә уртаклашулары өчен бик тә рәхмәтлемен. Хәзер иң зур теләкләрнең берсе –  ул да булса район халкына гадел хезмәт күрсәтү, үз идеалларыма тугры булып калу, – ди Айгөл Дилмиева. 

/ Фото Айгөл Дилмиевадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев