Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга бүләк – «Бүрекле гармун» 

Князево урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары «Пушкин картасы» проектыннан файдаланып, «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты сәхнәсендә районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева пьесасы буенча куелган «Бүрекле гармун» спектаклен карадылар.

Бу татар халкының милли мәдәниятенә, сәнгатенә, йолаларына, уеннарына карата кызыксыну уятуда, мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный торган, бик кирәкле тема күтәрелгән көнкадак әсәр. Шунысы да сөенечле – Рәзинә апа үзе дә бу чарада катнашты.
      Пьеса хәзерге заман кешеләренең татар халкының милли уен коралы гармунга булган мөнәсәбәтләренә кагыла. Спектакль авыл читендә яшәүче Сания ханымның (Рабига Акмалова) иртә таңнан чүплектән куян бүреге белән гармун табуыннан башлана. Ул бу хакта үзенең дусты Галиягә (Валентина Сәгыйдуллина) хәбәр итә. Табылдык турында фикер алышкач, алар гармунлы, җыр-биюле аулак өй оештырырга уйлыйлар һәм үзләренең дусларын – Зилә (Әнүзә Нәбиуллина), Тәнзилә (Зоя Константинова), Мәдинә (Мәдинә Сабирова) һәм гармунчы Рәсимне (Илдус Сөләйманов) кунакка чакыралар. Җырлы-биюле уен барышында Тәнзилә гармун белән бүрекнең хуҗасын эзләп табарга кирәклеген әйтә һәм бу эшне иң чая кыз Зиләгә тапшыралар.
        Вакыт үтә, Сабантуй көне җитә. Күңел ачуның иң кызган чагында авыл кызы Асия (Элиза Кадыйрова) таныш гармун тавышын ишетеп хәйран кала, гармунны килеп кат-кат карый, иренең чүплеккә чыгарып аткан гармунын танып ис-акылы китә. Янында басып торучы чая кыз Зилә гармунның «хуҗабикәсе» кем икәненә тиз төшенә. Гармун Асиянең ире, фронтовик Хәбибулла Харисовныкы икән. Гомеренең соңгы көненәчә сугышчан дусларын искә алып, елый-елый көне-төне халык көйләрен уйнап утырганыннан туеп, ире үлгәннән соң, гармунны Асия чыгарып аткан икән. Куян бүрек тә аныкы.
      Спектакль азагында Асия үз гаебен таный, гармунны ташлаганы өчен бик нык үкенә, оныгы Кәримне (Вилдан Хөрмәтуллин) остазлардан гармунда уйнарга өйрәттерә.
Еллар үтә. Сабантуйларда, янәшәсенә бар халыкны җыеп, бабасы гармунында сыздырып оныгы Кәрим уйный.
       Дулкынландыргыч пьеса, үзешчән артистларның оста уйнаулары, моң тулы гармун телләре яшь тамашачыларның күңелен кузгатты. 
       Пьесаны сәхнәгә «Ялкын» театры коллективы җитәкчесе, күп кенә хикәя-пьесалар авторы, режиссер Роза Зарипова куйды. Әсәрне тамашачыга оста итеп җиткергән авылдаш артистларыбызга да, автор белән режиссерга, мәдәният йорты директоры Тамара  Тузеевага  да күңел рәхмәтле калды.  «Балалар, сез дә гармунда уйнарга өйрәнегез. Милли моңнарны киләчәккә илтү – сезнең бурыч», – дип изге теләк-фикерләрен җиткерде автор Рәзинә апа Сәетгәрәева. Чын мәгънәсендә тәрбияви дәрес булды бу безнең укучыларга.
Рамилә Фәрахова, Князево урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы.
/ Тузеева Тамара фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев