Ашыгу фаҗигагә китерде
Яңалыклар

Ашыгу фаҗигагә китерде

20 декабрь көнне иртән сәгать 6 тулгач  Яр Чаллы – Сарман трассасының 2нче километрында «Renault Fluence» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат тизлек режимын сакламый һәм кышкы бозлавык юлда идарә итүне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга.

Анда «ГАЗ» машинасы белән каты бәрелешә. Һәлакәттә «Renault Fluence» машинасының йөртүчесе – Тукай районында яшәгән 58 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә. «ГАЗ» автомобилен йөртүче – 32 яшьлек ир-ат имгәнүләр ала. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев