Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиебез ныклы терәгебез иде

Күзкәй авылында яшәгән кадерле әтиебез Искәндәр Галиулла улы Вәлиуллинны соңгы юлга озаттык. Әтиебез безнең ныклы терәгебез иде. Озак еллар хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләде. Шактый вакыт авылның имам-хатыйбы булды. Авылның һәрбер йортына дога керткән, тирә-күрше авылларга, Яр Чаллы шәһәренә, күрше районнарга чакырылып, мөселман йолаларын үтәгән бик тә хөрмәтле кеше иде әтиебез. 

Кайгылы көннәрдә янәшәбездә булган, авыр хәсрәтебезне уртаклашкан туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, Калмаш авылыннан килгән хезмәттәшләремә рәхмәтем чиксез. Мөселман диненең бөтен йолаларын үтәп, әтине соңгы юлга озатырга килгән дин әһелләренә, «Ярыш» хуҗалыгы, Күзкәй авыл җирлеге җитәкчелекләренә, район һәм авыл җирлеге ветераннар советлары рәисләренә шулай ук олы рәхмәтемне белдерәм. 
Әтиебезнең урыны оҗмахта булсын, тар каберләре киң һәм нурлы, авыр туфраклары җиңел булсын. Аның истәлеген без һәрчак хәтеребездә сакларбыз. 
Балалары, оныклары, туганнары исеменнән кызы Гөлшат Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев