Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел алды ярминкәләре

25 декабрьдә Чаллының «Төзүчеләр» стадионы янындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе оештырыла. Анда районның 23 авыл җирлегеннән дә сатучылар килә. Ярминкәдә ит һәм ит ризыклары күпләп сатылачак. Каймак, катык, атланмай һәм башка ризыклар да мул булачак. Бәйрәм күрке тутырылган каз икәнен искә алып, авыллардан каз түшкәләре алып киләчәкләр. Сыер, ат, дуңгыз, тавык-үрдәк итләре очсызрак бәядән булыр дип көтелә. Ярминкә иртәнге сәгать 7дә эшли башлаячак. Район үзешчәннәре күңелле концерт әзерлиләр.

Шул ук көнне Яңа поселогында кичке ярминкә эшли башлый. Анда җәмәгать туклануы оешмалары, районның сәүдә нокталары төрле тәм-том, татлы ризыклар сатачак. Шашлык яратучыларга да бу итле ризыкның төрлесе тәкъдим ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев