Яңалыклар

Исерек йөртүче тоткарланды

18 декабрь көнне төнге сәгать 11 тулгач район ЮХИДИ инспекторлары Круглое Поле поселогының Вокзал урамында «Лада Гранта» автомобилен туктаталар. Руль артында Биклән авылында яшәүче 61 яшьлек ир-ат була. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар аның алкоголь кулланган булуында шикләнәләр һәм алкотекторда тикшерәләр. Нәтиҗә 0,535 мг/л күрсәтә. 

Автомобиль штрафстоянкага озатыла, ә йөртүчегә исерек килеш руль артына утырган һәм, шуңа өстәп, үзе белән йөртү таныклыгы да булмаган өчен беркетмәләр төзелә.   

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев