Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә Яңа ел чыршысын ачтылар

Һәр елны авылның төп чыршысы куела торган спорт мәйданчыгына 16 декабрь көнне бик күп кеше җыелды. Алар Яңа ел чыршысын ачу тантанасына килделәр. Бәйрәмдә Биклән авылының үзендә яшәүчеләр дә, якын-тирә авыллардан килгән кунаклар да күп иде.  Җыелган халыкны иң беренче итеп «Форте» бию коллективы һәм «Елмаеп яшик» дип аталган күңелле җыры белән Алина Костина сәламләде.

Аннары Кыш бабай киеменә киенгән Убырлы карчык килеп бәйрәмне бозарга уйлады, әмма балалар аның кем икәнен бик тиз аңлап алдылар. Шулай да Убырлы карчыкны гафу итеп, аңа бәйрәмдә калырга рөхсәт бирделәр.  
Кыш бабай һәм Кар кызы Чыршы ачылу тантанасында балалар белән төрлечә күңел ачтылар, уеннар оештырдылар. Кыскасы, безгә кунакка килүләреннән бик канәгать калдылар. 
 Аннары барлык кунакларны Раил Фәхретдинов үз җыры белән сәламләде. Авылыбызда шундый талантлар барлыгына сөенеп туя алмыйбыз. 
Бәйрәмнән соң да халык таралырга ашыкмады. Без мәдәният хезмәткәрләре өчен бу бик мөһим. Авыл халкына Яң ел кәефе бүләк итә алганбыз икән, димәк, хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар. 
Гульнора Мирходжаева.
Биклән авылы. 
/ Фото Биклән мәдәният йортыннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев