23 декабрь 2017 яңалыклары
-
Файдалы киңәшләр
► Ит кыздырганда, тозны азактан гына сибәргә кирәк. Юкса ит сусыл булмый. ► Шулпа пешергәндә, итне салкын суга салып кайнатыгыз. Салат, икенче ашлар өчен исә кайнар суга салып пешерегез. Болай ит сусылрак була. ► Кисә башлаган лимон кибеп китсә, салкын суга салып торыгыз. ► Берничә озын макарон кадап куйсаң, камыр...
-
Микродулкынлы мич серләре
Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан. Аның максаты - ризыкны тиз арада җылыту һәм немец солдатлары казармаларына салкын вакытта җылылык бирү.
-
Укучыларга Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
Тукай районының Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә мәктәпләргә чыга, укучыларны Эчке эшләр карамагында булган һөнәр төрләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштыра. Шундый чараларның берсенә - Яңа поселогы мәктәбендә үткән очрашуга без дә бардык. Әлеге чарада район буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Руслан Исмәгыйлов, отставкадагы милиция майоры Минзилә Нямаева, район...
-
Биш сыйныфташ бер көнне армиягә китә һәм барысы да Әфган җиренә эләгә
Иске Гәрдәледә яшәүче Фәрит Галәветдинов һәр язылу кампаниясе саен ярдәмгә мохтаҗларга «Якты юл» («Светлый путь») газетасын бүләк итә. Бу юлы ул туган авылы Бикләндә яшәүче сыйныфташы, партадашы, Әфган җирендә бергә хезмәт иткән дусты, бүгенге көндә өченче группа инвалид Илфат Шияповны да район басмасына яздырды. Һәм, мөмкинлектән файдаланып, үзенчәлекле язмышка дучар...
-
Чәй көнен билгеләп үттеләр
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкара бәйрәмнәрнең һәрберсен билгеләп үтәләр. Күптән түгел алар Чәй көнен бәйрәм иттеләр. Чәй эчү үзенә күрә бер ял, гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү дә бит әле ул. Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда һәр көнне 2 миллиард чынаяк чәй эчелә икән. Кнәзлеләр дә лимон һәм хуш исле үләннәр белән...
-
«Татарстан» совхозы поселогында өч кило ярым марихуана тапканнар
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Понамарев декабрь аендагы оператив хәл белән таныштырды. 2 һәм 3 декабрь көннәрендә «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә ике урлау очрагы теркәлгән. Хокук саклаучылар каракның эзенә төшкәннәр - ул Яр Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 37...
-
Каникулларда кая барырга
Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов әлеге сорауга бик кыска җавап бирә - Татарстанга. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың туризм юнәлешендә үсеше, гыйнвар ае ялларында кайда нинди чара оештырылуы хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы елдан-ел туристларны күбрәк кызыксындыра, үзенә җәлеп итә. Быелгы каникул вакытында бирегә 130 мең турист...
-
Каеш такмаучыларны ачыклыйлар
26 декабрь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре анда иртәнге сәгать 6.30дан 9.30га кадәр машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәк. Инспекторлар автомобильчеләрнең куркынычсызлык каешын эләктерүләренә аерата игътибар бирәчәк. Кызганычка, юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен санга сукмаучылар аз түгел. Мәсәлән, 12 декабрьдәге...
-
Районнан 22 бала Президент чыршысына барачак
Быел Казанга ТР Президенты катнашындагы Яңа ел чыршысына районнан 22 бала барачак. Бәйрәм 25 декабрь көнне «Татнефть-Арена»да үтәчәк. Районнан баручы балалар төрле мәктәпләрдән сайланган. Алар - активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары җиңүчеләре, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.