Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәй көнен билгеләп үттеләр

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкара бәйрәмнәрнең һәрберсен билгеләп үтәләр. Күптән түгел алар Чәй көнен бәйрәм иттеләр. Чәй эчү үзенә күрә бер ял, гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү дә бит әле ул. Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда һәр көнне 2 миллиард чынаяк чәй эчелә икән. Кнәзлеләр дә лимон һәм хуш исле үләннәр белән...

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкара бәйрәмнәрнең һәрберсен билгеләп үтәләр. Күптән түгел алар Чәй көнен бәйрәм иттеләр. Чәй эчү үзенә күрә бер ял, гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү дә бит әле ул. Кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда һәр көнне 2 миллиард чынаяк чәй эчелә икән. Кнәзлеләр дә лимон һәм хуш исле үләннәр белән чәй эчеп кенә калмадылар, халык җырларын да башкардылар, такмаклар да әйттеләр, уеннар уйнадылар, биеделәр, төрле конкурслар үткәрделәр, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә күчтәнәчләр дә бирелде. Бәйрәмгә килүчеләр осталар кулыннан төрле ысуллар белән, тәмле итеп чәй пешерү серләренә дә өйрәнделәр. Өстәл тирәли утыручылар чәй турындагы әйтемнәрне дә искә төшерделәр. Бәйрәмгә килүчеләр бу традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә сүз куештылар, дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев