Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларга Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр

Тукай районының Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә мәктәпләргә чыга, укучыларны Эчке эшләр карамагында булган һөнәр төрләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштыра. Шундый чараларның берсенә - Яңа поселогы мәктәбендә үткән очрашуга без дә бардык. Әлеге чарада район буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Руслан Исмәгыйлов, отставкадагы милиция майоры Минзилә Нямаева, район...

Театр элгечтән башлана дисәләр, мәктәптәге тәрбия эше укучыларның үз-үзләрен тотышыннан күренә. Без мәктәпкә якынлашкач, беренче очраган ук укучы исәнләшеп, ишекне ачып торып, кергәнебезне сабыр гына көтте. Әллә ни әһәмиятле эш тә түгел сыман, ләкин башлангыч сыйныфта укучы малайның ихтирамлы, әдәпле була белүе күңелне күтәрде, биредә балаларга тиешле тәрбия биреләдер дигән фикер туды.

Мәктәп директоры Булат Гәббәс улы Мәхмүтов әйтүенчә, бүгенгә мәктәптә 206 укучы исәпләнә, шулар арасында 20се кадетлар төркемендә. Район Эчке эшләр бүлеге мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли. 2017-2018 уку елына төзелгән план нигезендә ай саен полиция бүлекләренең җитәкчеләре укучылар белән очраша.

- Тәрбия эшеннән тыш, безнең максатыбыз - Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүчеләрнең һөнәрләре төрлелеге белән таныштырырга, - дип аңлата Резедә Халикова. - Полиция хезмәткәрләре арасында сорау алу, участок вәкаләтлеләре, тикшерү, ЮХИДИ һәм башка бүлекләрдә эшләүчеләр бар. Аларның эшчәнлеге, профессиональ үзенчәлекләре турында мәктәп балаларына сөйләү икеләтә файдалы. Беренчедән, укучылар хокукый белемнәрен арттыралар, законнарны төгәл үтәргә кирәклеген аңлыйлар. Икенчедән, бу чаралар Эчке эшләр бүлекләрендә хезмәт итүчеләрнең һөнәрен популярлаштырырга ярдәм итә. Турыдан-туры полиция хезмәткәрләре белән күрешеп, аларның чыгышларын тыңлагач, «Бу бит кызыклы һәм кирәкле эш» дип уйланып, киләчәктә үзенә бу өлкәдә һөнәр сайлаучылар булыр, - дигән фикердә Резедә Әбелфарих кызы.

Мәктәп балалары белән очрашу ике өлештән торды. Башлангыч сыйныфлар өчен «Юл хәрәкәте иминлеге, янгын чыгу куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Аны бүгенге көндә Чаллыдагы 49нчы ЮХИДИ кадетлар мәктәбендә тәрбияче-офицер булып хезмәт итүче, отставкадагы милиция майоры Минзилә Нямаева үткәрде. Ул җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында балалар белән әңгәмә оештырды. Озак еллар район Эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эш тәҗрибәсе туплаган Минзилә Минсалих кызы мисаллар китереп, аңлаешлы итеп, юл хәрәкәте иминлеге турында, янгын чыкканда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген җентекләп сөйләде.

Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Минем һөнәрем - тикшерүче» дип аталган чара үткәрелде. Ул IX сыйныф укучысы Динар Сәлаховка Рәхмәт хаты тапшырылудан башланды. Динар кадетлар төркемендә укый, ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Лицеист - 2017» спартакиадасында катнашып, югары теоретик белемнәрен күрсәткән. Бүләкләүдән соң, сүз юстиция майоры Руслан Исмәгыйловка бирелде.

- Без бәләкәй чакта милиционерлар турында кызыклы кинолар күрсәтәләр иде, мин аларны карап үстем. Шул чорда ук милиция хезмәткәре булу теләге барлыкка килгән иде, - дип башлады ул чыгышын. - Тарихны яраттым, мәктәптә укыган чакта тарих дәресләрен зур түземсезлек белән көтә идем. Мәктәпне тәмамлагач, биш ел институтта, тарих факультетында белем алдым, соңгы курста укыган чагымда безгә милиция хезмәткәре килеп, үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Бу очрашудан соң мин дә, балачак хыялларны исемә төшереп, Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә башладым, тагын югары уку йортына кереп, юридик факультетны тәмамладым. Тарихны юкка гына тормыш укытучысы дип әйтмиләр, аны әйбәт белү кешеләрне, аларның кылган гамәлләрен аңларга ярдәм итә, - дип саный Руслан Рәис улы. - Тикшерүче булу - эздән бару, җинаятьчене табу, аның гаебен исбатлау. Җинаятьне ачу эшчәнлеген пазл җыю белән чагыштырып була. Кайберләре җиңел, аларны тиз җыясың, ә кайчакта бик авыр була, озак вакыт һәм күп көч сарыф итәргә кирәк.

Руслан Исмәгыйлов укучыларга тикшерүче булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген әйтеп үтте, мисаллар китерде. Игътибарлы, сабыр, тырыш булу мөһим, бар вак-төякне дә күздә тотарга кирәклеген аңлатты.

- Җинаятьче ничек кенә эзләрен яшерергә тырышса да, җәзадан кача алмый. Күпчелек очракта райондагы җинаятьләрне читтән килгән кешеләр башкара. Райондашларыбыз арасында закон бозучылар күп түгел. Монда ата-аналарыгызның, укытучыларыгызның хезмәте зур, алар сезгә тиешле тәрбия бирә, - дип ассызыклады тикшерү бүлеге җитәкчесе.

Яңа поселыгы мәктәбендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә, хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Павел Алексеевич Федотов мәктәптә 1975 елдан бирле эшли. 2007 елны ул чакта мәктәп директоры булып эшләүче Таһир Шәйморатов башлангычы белән биредә кадетлар төркемнәре оештырылган.

- Барлык чараларга: Ватанны саклау-

чылар көненә, Җиңү бәйрәме парадларына кадетларыбызны чакырып торалар. Балалар дәртләнеп, бик теләп катнашалар, ләкин безнең 10 ел элек алынган форма тузып бетте, безнең өчен бу бик зур проблема, - дип белдерде ул. Аның сүзенә Булат Гәббәс улы Мәхмүтов та кушылды.

- Кызганычка каршы, кадетларга форма җитмәгәнлектән, кайбер чараларда катнашудан без баш тартырга мәҗбүрбез. Тәрбия эшен оештырганда барысы да мөһим, минем уйлавымча, форма үзе дә балаларны тәрбияли, аларның тәртибенә, үз-үзен тотышына зур йогынты ясый. Бу мәсьәләне без беренче тапкыр гына күтәрмибез, ярдәм сорап төрле кешеләргә мөрәҗәгать иттек, ләкин әлегә үзгәрешләр юк, - дип әйтте мәктәп директоры.

Яшь буынга тиешле тәрбия биреп, әхлак нормаларын сеңдереп үстерү җиңел эш түгел. Резедә Халикова фикеренчә, киләчәктә хокук сагында ышанычлы, югары профессиональ дәрәҗәле хезмәткәрләр булдыру өчен, бүгеннән үк мәктәп укучылары арасында аңлату эшен һәм хәрби-патриотик тәрбияне даими алып бару мөһим. Булачак һөнәрне сайлаганда яшьләргә ярдәм итеп, файдалы мәгълүматны вакытында җиткерергә кирәк. Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәр өчен нинди уку йортларына керергә, андагы шартлар белән танышырга теләүчеләр 37-96-54, 37-96-73 номерларына шалтыратып, кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә сорауларын бирә алалар. «Үзебезнең җирлектә туып-үскән, аның халкын белеп, үзенчәлекләрен аңлап эш алып баручы хезмәткәрләр кирәк безгә», - дип әйтә Резедә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев