Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Каеш такмаучыларны ачыклыйлар

26 декабрь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре анда иртәнге сәгать 6.30дан 9.30га кадәр машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәк. Инспекторлар автомобильчеләрнең куркынычсызлык каешын эләктерүләренә аерата игътибар бирәчәк. Кызганычка, юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен санга сукмаучылар аз түгел. Мәсәлән, 12 декабрьдәге...

26 декабрь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре анда иртәнге сәгать 6.30дан 9.30га кадәр машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәчәк. Инспекторлар автомобильчеләрнең куркынычсызлык каешын эләктерүләренә аерата игътибар бирәчәк. Кызганычка, юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен санга сукмаучылар аз түгел. Мәсәлән, 12 декабрьдәге профилактик рейдта ачыкланган 51 хокук бозуның 9ы нәкъ шуңа кагыла. Искә төшерәбез: куркынычсызлык каешын такмаучыларга штраф күләме 1000 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев