Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Микродулкынлы мич серләре

Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан. Аның максаты - ризыкны тиз арада җылыту һәм немец солдатлары казармаларына салкын вакытта җылылык бирү.

Швейцария, Россия һәм Германиядә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр һәм клиник сынауларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, микродулкынлы мичләр баш миенә, ашкайнату системасына зыянлы икән. Анда җылытылган ризыкны еш кулланганда, ирләрнең һәм хатын-кызларның җенси гормоннар эшләп чыгару сәләте үзгәрә. СВЧ-мичләрдә әзерләнгән ризыкта кирәкле витаминнар, минераллар һәм файдалы матдәләр юкка чыга. Яшелчәләрдәге минераллар, җылытканда, канцероген матдәләргә әвереләләр. Аннан чыккан ашамлыклар ашказанында, эчәклекләрдә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин, еш кулланганда, хәтер начарлана, интеллект түбәнәя, дигән фикер дә бар.

СВЧ-мичләренең ишеге янындагы ярыклардан күпләп нурланыш чыга, шуңа күрә аның каршысында тору бигрәк тә балаларга һәм көмәнле хатын-кызларга гаять зарарлы икән. Галимнәр фикеренчә, бу мичләрнең тискәре тәэсире бары 12-15 ел үткәч кенә сизелә башлый.

Чи яшелчәләрне микродулкынлы мичкә куйган очракта, алардагы минераль кушылмалар яман шеш авыруына сәбәпче булган ирекле радикаллар барлыкка китерергә мөмкин. Бөртекле һәм сөтле ризыклар составында булган аминокислоталарның кайберләрен мич канцерогенга әйләндерә. Микродулкынлы мич ризыкның витаминнарын, минерал һәм башка туклыклы матдәләрен бетерә.

Шуны исегездән чыгармагыз: микродулкынлы мичтә ашауны җылытканда яисә анда берәр нәрсә пешергәндә, әлеге техниканы чамасын белеп кенә, ягъни бик еш кулланырга ярамый. Әле бит микродулкынлы мичкә генә хас үзенең үзенчәлекләре, кечкенә генә серләре бар. Аларны түбәндә бирәбез:

- тәмләткечләрне яңарту, хуш исен арттыру өчен, 30 секунд микродулкынлы мичкә куеп алырга кирәк;
- ипине яңарту өчен, салфеткага төреп, 1 минутка мичкә тыгалар;
- әстерхан чикләвеге җиңелрәк чистартылсын өчен, сулы савытка салып, 5 минутка мичкә куялар;
- согы күбрәк сыгылсын өчен, цитруслыларны 2-4 минутка микродулкынлы мичкә куеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев