Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникулларда кая барырга

Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов әлеге сорауга бик кыска җавап бирә - Татарстанга. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың туризм юнәлешендә үсеше, гыйнвар ае ялларында кайда нинди чара оештырылуы хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы елдан-ел туристларны күбрәк кызыксындыра, үзенә җәлеп итә. Быелгы каникул вакытында бирегә 130 мең турист...

Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов әлеге сорауга бик кыска җавап бирә - Татарстанга. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың туризм юнәлешендә үсеше, гыйнвар ае ялларында кайда нинди чара оештырылуы хакында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы елдан-ел туристларны күбрәк кызыксындыра, үзенә җәлеп итә. Быелгы каникул вакытында бирегә 130 мең турист килүе көтелә. Аларны республика кунакханәләре, санаторийлары кабул итәчәк. Шулай ук эчке туризм үсешенә дә игътибар зур. Татарстан халкы үз җирлегенең бар матурлыкларын, тарихи һәм мәдәни урыннарын белеп бетерми. Шуңа күрә татарстанлыларны республиканың мәдәни һәм тарихи үзәкләре ял вакытында гаилә белән сәяхәт ясарга чакыра.

Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясе инде үз эшен башлап җибәрде. Биредә чаралар гыйнвар аенда да дәвам итәчәк. Шулай ук Казан Кремле, Эрмитаж үзәге, Болгар җире, Зөя утрау-шәһәре дә 2 гыйнвардан алып туристлар һәм республика кунакларын махсус программалары, уен-җырлары белән каршы алачак. Казан шәһәрендә берничә боз тамашасы узачак. Республиканың, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренең дә театрлары Яңа ел каникулында тамашачыларны кышкы спектакльләргә чакыра. Якындагы Алабуга шәһәре музейлары исә Венециягә сәяхәт, шәһәр буйлап тематик экскурсияләр, кызыклы очрашулар тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев