Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

«Татарстан» совхозы поселогында өч кило ярым марихуана тапканнар

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Понамарев декабрь аендагы оператив хәл белән таныштырды. 2 һәм 3 декабрь көннәрендә «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә ике урлау очрагы теркәлгән. Хокук саклаучылар каракның эзенә төшкәннәр - ул Яр Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 37...

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Понамарев декабрь аендагы оператив хәл белән таныштырды.

2 һәм 3 декабрь көннәрендә «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә ике урлау очрагы теркәлгән. Хокук саклаучылар каракның эзенә төшкәннәр - ул Яр Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыккан.

4есе көнне «Шилнә» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан милек урлаганнар. Аларның Алабугада яшәүче, элек тә хөкем ителгән ике ир-ат булуы ачыкланган. Гаеплеләргә карата җинаять эше кузгатылган.

15 декабрьдә «Родник» бакчачылык ширкәтеннән телевизор алып чыгып киткән ир-атлар шул ук төндә юл-патруль хезмәте тарафыннан Яр Чаллы - Боерган юлында тоткарланганнар.

Шулай ук 15 декабрьдә «АГРОКӨЧ» төркеме ҖЧҖ территориясендә кабинасына трактор запчастьлары тутырган «Фиат Дукато» автомобиле туктатылган. Бу гамәлдә 30 яшьлек Яр Чаллы кешесе гаепләнә.

Реклама

5 декабрь көнне «Татарстан» совхозы поселогында эзләү вакытында мунча бинасыннан барысы 3,5 килограмм авырлыктагы 4 пакет марихуана табыла. Наркотик матдәнең хуҗасына - берничә мәртәбә хөкем ителгән, поселоктагы танышларында вакытлыча яши торган 43 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган.

11 декабрьдә каравылчы булып эшләүче бер ир-атның үлеме турында дежур частька хәбәр килгән. Тикшерү вакытында әлеге ирнең йөрәгенә очлы әйбер белән кадау аркасында гомере өзелүе ачыкланган.

Бу чорда административ хокук бозуларның 62 очрагы теркәлгән. Алар арасында җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү, тәмәке тарту, вак хулиганлык, әти-

әниләрнең балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, миграция законнарын бозу, наркотиклар куллану, махсус хезмәтләргә ялган шалтыратулар, полиция хезмәткәренә буйсынмау кебек гамәлләр бар.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча 318 очрак теркәлгән. Шул исәптән 3есе исерек килеш руль артына утыру белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X