Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш сыйныфташ бер көнне армиягә китә һәм барысы да Әфган җиренә эләгә

Иске Гәрдәледә яшәүче Фәрит Галәветдинов һәр язылу кампаниясе саен ярдәмгә мохтаҗларга «Якты юл» («Светлый путь») газетасын бүләк итә. Бу юлы ул туган авылы Бикләндә яшәүче сыйныфташы, партадашы, Әфган җирендә бергә хезмәт иткән дусты, бүгенге көндә өченче группа инвалид Илфат Шияповны да район басмасына яздырды. Һәм, мөмкинлектән файдаланып, үзенчәлекле язмышка дучар...

«Бер авылдан биш сыйныфташ бер көнне армиягә киттек»

Армия хезмәтенә алар икәү генә түгел, биш сыйныфташ бер көнне юл алалар. 1982 елның 29 марты була ул. Фәрит һәм Илфат белән бергә Фидаил Миңнебаев, Рамил Фәхретдинов һәм Роберт Хәнипов була. Бүген Фәрит гаиләсе белән Иске Гәрдәледә яши, Фидаил Бикләндә, Роберт Яр Чаллыда гомер итәләр. Кызганычка, Рамилнең берничә ел элек юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән, гаиләсе бүген Бикләндә яши.

... Буранлы март иртәсендә авылдан чыгып киткән егетләр Казанда икегә бүленәләр. Фидаил, Роберт һәм Фәрит өчесе, Илфат белән Рамил икесе бер частька туры киләләр. Поездга төялеп Казаннан киткән көннәрен бик ачык хәтерли Илфат. Апрель башы була, ябалак-ябалак кар ява, урамны яңгыратып оркестр «Славянка»ны уйный. Авылдан килгән 18 яшьлек егетләр өчен беренче мәртәбә тере оркестрны күрү дә зур вакыйга була ул чакта. Поезд Рамил белән Илфатны Төркмәнстанның Кушка шәһәренә алып китә, егетләр автомобиль гаскәрләренә эләгәләр. Анда өч айлап учебкада булганнан соң, Илфатлар ротасын Әфган җиренә алып китәләр.

Фәрит, Фидаил, Роберт өйрәнү вакытында Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә авторотада хезмәт итәләр. Шулай ук якынча өч айдан алар да Әфганстанга очалар. «Чаллыда ДОСААФта укыганда ук безне Әфганстанга әзерләүләрен сизенә идек инде. Әфган сүзе беребезне дә куркытмады, юк, бармыйм, дигән кеше булмады. Без аны сугыш итеп тә күз алдына китерми идек, бары тик интернациональ бурыч итеп кенә кабул иттек», - диләр Фәрит һәм Илфат бүген.

Әфган җирендә очрашу

Бик сирәк була торган хәл - биш сыйныфташ бер көнне чыгып китә һәм барысы да Әфган җиренә эләгә. Балалары армиядә вакытта егетләрнең әти-әниләре туганнарга әйләнеп бетәләр. «Улыңнан хәбәр бармы? Кайда? Хәлләре ничек?» - дигән сораулар очрашкан саен кабатлана. Фәритнең әти-әнисе Илфатның әти-әнисеннән аның адресын ала һәм улларына язып җибәрә. Баксаң, егетләр бер-берсеннән җәяү барганда 5-10 минутлык арада гына хезмәт итә икән. Фидаил белән Фәрит йөгереп түгел, чабып баралар Илфатлар янына. Шулай итеп, өч-дүрт ай күрешми торганнан соң, авылдашлар Әфган туфрагында очрашалар. Илфатның ротасы Кандагар шәһәре аэродромына самолетларга ягулык ташу белән шөгыльләнә, Фәритләрнеке «КАМАЗ» машиналарында ашамлыклар, төзелеш материаллары йөртә. 1982нең сентябрендә егетләргә беренче мәртәбә иптәшләренең үлеме белән очрашырга туры килә. Якташлары - Иске Гәрдәледән Айрат Сабиров һәм Яр Чаллыдан Илгизәр Әгъзәмов атыш эченә эләгә. Табутлар Чаллы ягына бер самолетта җибәрелә. «Ул чагында мондый хәл булыр дип күз алдына да китерми идек, булгач, ышанмадык, кинодагы кебек кенә тоелды», - дип сөйлиләр бүген чәчләренә чал кергән ирләр.

Әфган пулясы Фәрит белән Илфатны да читләтеп үтми

Фәрит 1983 елның 15 февралендә Герат шәһәрендә засадага эләгә, егетнең кулбашы яралана. Солдат хезмәтенең шул көненнән госпиталь тормышы башлана. Башта Ташкент шәһәрендә дәвалана, аннары Ленинградка җибәрәләр. Шул елның ноябрь ахырында гына өенә әйләнеп кайта Фәрит. Әфган илендә барлыгы 8 ай хезмәт итә.

Илфат исә 1984 елның 9 февралендә атыш эчендә кала. Керосинны Кандагарга илтеп бушаткач, рота егетләре кичке сәгать 6дан соң кайтырга чыгалар. Пуля берничә солдатка тия. Белоруссиядән Виктор исемле малайның шунда ук гомере өзелә, өлкән лейтенант госпитальдә үлә. Илфат рульдә барган була. Пуля уң аягына керә. «Шунда ук машинадан җиргә сикердем. Күнитек тулы кан, бөтен тән кайнар. Арттан радистлар килә иде. Машков һәм Панченков дигән егетләр мине машиналарына салып алып чыктылар, беренче ярдәмне күрсәттеләр. Аннары вертолет госпитальгә алып китте. Хәтерлим, яраланучылар арасында Чаллы, Азнакай егетләре бар иде», - дип сөйли Илфат. Кандагарда Илфатка операция ясыйлар, Ташкентта, Севастопольдә ята. Ярты ел дәваланганнан соң гына Бикләнгә әйләнеп кайта Илфат.

Авылга «Волга» машинасында кайта

Туган туфрагына аяк баскан көнен дә бүгенгедәй хәтерли әле Илфат. «Бигеш аэропортына килеп төштем. Карыйм, таныш прапорщик утыра, Василий Анисимов. Исәнләштем дә, Бикләнгә кайтарып куймассызмы, дип сорадым. Шулай итеп, авылга «Волга» машинасына утырып кайттым. Әти-әнигә хәбәр итмәгән идем, көтелмәгән сюрприз булды», - дип искә ала ул.

Илфат кайткач Чаллыга заводка эшкә урнаша. Бәхетсезлеккә, берничә ел элек Илфат юл һәлакәтенә эләгә, инвалидлык ала. Бүген ул апасы Наилә, абыйсы Әхнәф белән бер йортта яши.

Сабакташлар, авылдашлар һәм армиядәшләр тыныч тормышта һәрвакыт бер-берсе белән аралашып яшиләр, Сабан туе бәйрәмнәрендә күрешәләр, кирәк чакта әнә шулай ярдәм кулын да сузалар. Фәрит Галәветдинов та, Илфат Шияпов та «Батырлык өчен», «Рәхмәтле әфган халкыннан», «Сугышчы-интернационалист», «СССР Хәрби көчләренә 70 ел» медальләренә ия. «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашканыбызга бер дә үкенмибез, язмышка шулай язылган булгандыр, киресенчә, горурланабыз, - диләр күпне күргән ир-егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев