Җиңү көне күңелләрне кузгата
Бөек Ватан сугышы еллары вакыт үткән саен артта кала бара... Тиздән 9 Май – илебез тарихы өчен иң зур һәм иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, үзенең фаҗигале эзен калдырды.
Районыбызда ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңү бәйрәме уңаеннан барлык ветераннарны район башлыгы Фаил Камаев өйләренә барып тәбрикләячәк, бүләкләрен тапшырачак. Җиңү көне ветераннар, сугыш инвалидлары, аларның тол хатыннары,
тыл хезмәткәрләре, сугыш еллары балалары өчен иң кадерле бәйрәм булган кебек, аларның балалары, оныклары һәм, гомумән, һәрберебез өчен күңелләрне кузгата торган көн.