Якты юл
  • Рус Тат
  • 28 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 28 ноябрь 2012 - 08:57
      Безнекеләр тагын призлы урында
      24-25 ноябрьдә Менделеевск шәһәрендә "КОБУДО" дисциплинасы хәрби көнчыгыш көрәше буенча ТР беренчелеге, ТР чемпионаты үтте. Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Можга, Әгерҗе, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай районыннан барлыгы 250 спортчы катнашты. Никита Капитонов, Радмир Җиһаншин, Ислам Авзалов, Эльвина Хәбибуллина кумитэ буенча призлы урыннарны алдылар. Каратэчылар һәм кобудочыларның тренеры - район балалар-яшүсмерләр...
      451
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:57
      Чувашстанга барып көчләрен сынадылар
      16-18 ноябрьдә Чувашстан Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә каратэ буенча Россия WKC федерациясенең III кубогына ярышлар үтте.
      478
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:55
      Татар-башкорт көрәше
      Яр Чаллының "Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1995-1997, 2000 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча бишенче ачык турнир үтте. Республика шәһәр һәм районнарыннан 20 команда катнашты. Район спортчылары арасынннан Бикләннән Илназ Рамазанов 40 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында - беренче, аның абыйсы Илнур (60 кг) икенче урынны алды. Яңа поселогыннан Азат Нәҗмиев...
      530
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:49
      Эчеп руль артына утыручыларны ачыклыйлар
      Исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан 22 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр республика күләмендә профилактик чаралар үткәрү бара, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Агымдагы елның ун ае эчендә район территориясендә эчкән килеш руль артына утырган 213 машина йөртүче тоткарланган, аларның 67се районда яшәүчеләр. Ун айда теркәлгән 132 юл-транспорт һәлакәтенең 11е...
      469
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:45
      Авылларда – Әниләр көне
      Әниләр көне узган ялларда авыл җирлекләрендә зурлап билгеләп үтелде. 23 ноябрьдә Круглое Поле авылында үткән чарада яшь әниләргә ана сертификаты тапшырылды, аннары барлык әниләрне котлап авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр концерт программасы тәкъдим итте. 25 ноябрьдә Борды авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап зур бәйрәм концерты үткәрелде. Әниләрне...
      531
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:38
      Волейбол ярышы
      24 ноябрьдә Сосновый Бор спорт комплексында авыл җирлекләренең, район оешма һәм предприятиеләренең ирләр командалары арасында волейбол ярышы узды. Финалда Күзкәй, Бәтке авыл җирлекләре, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, район суды командалары катнашты. Командаларның барысы да бөтен көчләрен куеп уйнадылар. Район кубогына урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - район суды, икенчедә - Бәтке, өченче урында...
      554
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 08:38
      “Свирелька” – иң яхшы чыгыш ясаучы
      24-25 ноябрьдә Казанның Совет районында урнашкан 4нче балалар сәнгать мәктәбендә балалайкада уйнаучылар һәм "Кудесница-балалайка" халык уен кораллары ансамбльләре арасында ачык республика конкурсы үтте. Конкурска Татарстаннан гына түгел, Киров, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Удмуртиядән дә килгәннәр иде. 5 яшьтән 18 яшькәчә балалар көчләрен сынады.
      697
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 06:41
      Пенсия тупланмалары кемнәргә түләнә?
      Пенсия тупланмаларыннан җыелган акчаны түләү турындагы закон гамәлгә кергәннән соң үткән 4 ай эчендә район пенсия фондына әлеге түләүне билгеләүне сорап 286 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 80енә тиешле түләү билгеләнде.
      596
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 06:13
      Өч яклы Килешүгә кул куелды
      2012 елның 8 ноябрендә Тукай муниципаль районы башкарма комитеты, эш бирүчеләр берләшмәсе һәм профсоюз оешмалары координация советы арасында 2012-2015 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә юл куелды. Килешүгә башкарма комитет җитәкчесе Р. В. Асылгәрәев, район профсоюзлары координация советы рәисе Г. Г. Хәйруллин һәм коммерциянеке булмаган "Прогресс" Эшмәкәрләр берләшмәсе"...
      452
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 06:08
      Безнекеләр сынатмады
      22-24 ноябрьдә Казанның "Ак Барс" спорт сараенда татар-башкорт көрәше буенча үткәрелгән ярышта район спортчылары да көчләрен сынады. Чарада республика буенча 50 команда составында 437 кеше катнашты. Яңа поселогыннан Руслан Әюпов 70 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында - өченче, Бордыдан Дмитрий Левашов 60 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында бишенче урынны алды. Район командасы...
      400
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 05:55
      Коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр
      26 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле багланышы" дигән темага зона семинар-киңәшмәсе үтте. Әлеге киңәшмәгә коррупциягә каршы сәясәт буенча ТР Президенты Идарәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы "Татмедиа" ААҖ, ТР Җәмәгать палатасы, республиканың Юстиция, Эчке эшләр...
      510
      0
      0
    • 28 ноябрь 2012 - 05:49
      Балаларда тире авырулары арта
      Чисталык һәм пакьлекнең, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәүнең сәламәтлек өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Бигрәк тә йогышлы тире авыруларына каршы көрәштә әлеге алшартларның төп гарант булуын табиблар һәрдаим искәртә. Ләкин, ни кызганыч, йогышлы авырулар кимүгә бармый. Узган 11 айда районда йогышлы тире авыруларының 43 очрагы теркәлде, шуның...
      635
      0
      0
    Реклама