Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия тупланмалары кемнәргә түләнә?

Пенсия тупланмаларыннан җыелган акчаны түләү турындагы закон гамәлгә кергәннән соң үткән 4 ай эчендә район пенсия фондына әлеге түләүне билгеләүне сорап 286 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 80енә тиешле түләү билгеләнде.

Россия пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге - хезмәт пенсиясен алучы 1953 елдан яшьрәк ир-атлар һәм 1957 елдан яшьрәк хатын-кызлар. Эш бирүчеләре алар өчен 2002 елдан 2004 елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 2 процентлы тариф белән иминият кертемнәре түләп барган. 4 айдагы статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең 99 проценты үзләренең пенсия тупланмаларын бер генә мәртәбә бирелә торган түләү сыйфатында алалар.

Ләкин тупланган акчаларын сроклы пенсия түләүләре һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше буларак та алучылар бар. Бер генә мәртәбә түләнә торган түләү суммасы 4,0 мең сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез: 1 июльдән пенсия тупланмалары формалашучы гражданнар, нигезләмәләре (гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җитү белән пенсиясе, шулай ук тиешле вакыттан алда хезмәт пенсиясе билгеләнү) булган очракта, Россия пенсия фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына пенсия тупланмаларыннан җыелган акча суммасын билгеләү һәм түләү турында гариза язарга хокуклы. Чөнки әлеге түләү гариза нигезендә генә билгеләнә.

Бер генә мәртәбә түләнә торган пенсия тупланмалары акчасы әлеге түләүне билгеләгән карар кабул ителгән көннән соң 2 ай эчендә башкарылырга тиеш. Ә сроклы түләү һәм пенсиянең тупланма өлеше барлык төр пенсияләрне дә түләү тәртибендә, ягъни 1 ай эчендә түләнергә тиеш. Түләүләр хезмәт пенсиясенең иминият өлеше яки дәүләт пенсия тәэминаты пенсиясе белән бергә башкарылачак. Хәзерге вакытта идарә итү компанияләреннән пенсия тупланмалары акчаларын кире кайтару бара.

Россия пенсия фондына пенсияләрен билгеләү турында әле мөрәҗәгать итәргә генә җыенучыларга пенсия тупланмалары исә хезмәт пенсиясе белән бер үк вакытта билгеләнәчәк.
Шулай итеп, пенсия тупланмалары акчасын алу өчен 2 фактор тәңгәл килергә тиеш: кеше хезмәт пенсиясе билгеләнү (яки инде пенсиядә булырга) хокукына ия һәм пенсия фондында шәхси исәбендә аның пенсия тупланмаларыннан җыелган акчасы булырга тиеш.

Бүгенге вакытта Россия пенсия фонды пенсия тупламаларын түләү буенча гаризалар көтә. Бигрәк тә, эш бирүчеләре 2002 елдан 2004 елга кадәр хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият кертемнәре түләгән 1953 елдан яшьрәк ир-атлардан һәм 1957 елдан яшьрәк хатын-кызлардан.Әлеге гражданнар өчен закон тарафыннан пенсия тупланмаларын бер генә мәртәбә түләнә торган формада алу мөмкинлеге каралган. Бу түләү гражданинның пенсия тупланмалары хезмәт пенсиясенең гомуми күләменә (иминият өлеше + тупланма өлеше) карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән очракта билгеләнә. Әгәр бер генә мәртәбә бирелә торган түләүне Россия пенсия фонды билгели икән, пенсия тупланмалары пенсия белән бергә (шул ук тапшыручы тарафыннан яки банктагы шул ук исәпкә) түләнә.

Бер генә мәртәбә түләнә торган пенсия тупланмаларын алуга шулай ук инвалидлык буенча яки караучысын югалту буенча социаль пенсия алучы, тиешле хезмәт стажлары (5 елдан да ким булмаган) булмау аркасында хезмәт пенсиясе алу хокукына ия булмаган, ләкин гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җиткән (ирләр - 60 яшькә, хатын-кызлар - 55 яшькә) гражданнар өмет итә алалар.

Бер генә мәртәбә бирелә торган түләүдән тыш закон тарафыннан пенсия тупланмалары түләүнең тагын ике төре каралган: сроклы пенсия һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплама өлешен түләүләр.

Сроклы пенсия түләве Дәүләт пенсияне өстәмә финанслау программасында катнашучыларга һәм ана (гаилә) капиталы сертификаты хуҗаларына гына бирелә. Мондый пенсия түләвенең дәвамлылыгын гражданин үзе билгели. Ул 10 елдан да ким булырга тиеш түгел.

Һәм, ниһаять, гражданнар үзләренең пенсия тупламаларын картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплама өлеше буларак алачаклар. Пенсиянең тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокуклары булган һәм айлык пенсия тупланмаларының суммасы хезмәт пенсиясенең тулаем күләменнән 5 процентка артыграк булган гражданнарга билгеләнә. 2012 елда аның күләме алда түләнеләчәк 18 елдан чыгып исәпләнә. Пенсиянең тупланма өлеше аны гомер буена алу шарты белән билгеләнә.

Әгәр сезнең пенсия тупланмаларыгыз дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаша һәм сез үзегез сайлаган пенсия фондлары белән ничек элемтәгә керергә яки аларның офислары кайда урнашканын белмисез икән, 8-800-505-55-55 телефоны буенча Россия пенсия фондының call-үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия фондының контакт телефоннары Россия пенсия фондының, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары милли ассоциациясенең һәм фондларның үз сайтларына урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды хезмђт пенсиясенећ тупланма љлеше