Якты юл
  • Рус Тат
  • Балаларда тире авырулары арта

    Чисталык һәм пакьлекнең, санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәүнең сәламәтлек өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Бигрәк тә йогышлы тире авыруларына каршы көрәштә әлеге алшартларның төп гарант булуын табиблар һәрдаим искәртә. Ләкин, ни кызганыч, йогышлы авырулар кимүгә бармый. Узган 11 айда районда йогышлы тире авыруларының 43 очрагы теркәлде, шуның...


    - Галим Габбасович, медицинага югары профилактика һәм дәвалау технологияләре үтеп кергән, кешеләрнең яшәеш-көнкүреше көннән-көн яхшырган бүгенге шартларда авылларда микроспориянең, ягъни йогышлы тире авыруларының артуын ничек аңлатасыз?

    - Сүз дә юк, бик күңелсез хәл. Тире авыруларының бигрәк тә кечкенә балалар арасында күпләп таралуы борчу тудыра. Райондагы микроспория белән авыру очракларының 90 процентын мәктәпкәчә яшьтәге һәм алардан да кечерәк балалар тәшкил итә. Әлеге очраклар, нигездә, "Татарстан" совхозы поселогы (9), Круглое Поле (5), Биклән (4), Калмаш (4), Яңа поселогы (2), Мәләкәс (2), Борды (2), Шилнәбаш (2) һәм Суровка поселогында (2) теркәлде.

    - Белүемчә, әлеге йогышлы тире авыруын сукбай этләр һәм мәчеләр тарата.

    - Әйе, бу инде галимнәр тарафыннан күптән расланган. Кызганычка каршы, соңгы елларда авыл урамнарында сукбай этләрнең, хуҗасыз мәчеләрнең артуы көндәлек күренешкә әйләнеп бара. Бигрәк тә көзләрен, шәһәр яны бакчачылык ширкәтләрендә сезон төгәлләнгәч. Хуҗалары ташлап киткән хайваннар башта санкцияләнмәгән чүплекләрдә казына, ә кышлыкка якын-тирә авылларга елыша. Әти-әниләренең сүзләренә караганда, авыру йоктырган балалар әлеге дә баягы урамда йөргән сукбай мәчеләр, этләр белән уйнаганнар.

    - Инде микроспория турында тулырак мәгълүматны күзаллыйк.

    - Микроспория - кеше һәм хайваннар тәнендә яши торган паразит гөмбәчек спорасы тудыручы йогышлы тире авыруы. Сәламәт балага авыру тиреләрендә һәм йоннарында әлеге паразит гөмбәчек оялаган сукбай этләр һәм мәчеләр белән уйнаганда, ә авыру кешедән аның тарагы, баш киеме, башка киеме, сөлгесе, мунчаласы яки ул яткан мендәр аша йогарга мөмкин. Авыруның инкубация чоры - 5-7 көннән 4-6 атнага кадәр. Тире 3 яки 5 см зурлыгындагы түгәрәк кызыл таплар белән каплана, тапларның өслеге кубалакланып-кабырчыкланып тора. Шушы үзенчәлекләре өчен ул халыкта "тимрәү" дип йөртелә дә. Паразит гөмбәчекләр башның чәч үскән өлешенә эләккән очракта, әлеге урында башта алсу төстәге түгәрәк таплар хасил була, тора-бара әлеге "түгәрәкләр"нең эче төптән кырыккандай "шәрәләнеп" кала. Авыруның исеме дә халыкта шуңа охшатып, "кырыккан тимрәү" дип атала. Түгәрәк таплар өстендәге чәчләр ак төскә керә, бу һәр чәч бөртегенең паразит гөмбәчекләрнең споралары белән капланган булуын аңлата. Әлеге чәчләр пинцет ярдәмендә бик җиңел йолкына. Микроспория диагнозы зарарланган урыннан алынган тире яки чәчне микроскоп аша тикшергәннән соң куела.

    - Әлеге йогышлы авырудан саклану, ягъни профилактика чаралары нидән гыйбарәт?

    - Беренчедән, элементар санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәү һәм балалардан да шуны таләп итү. Икенчедән, балаларның сукбай этләр, мәчеләр белән уйнавын катгый тыю. Өченчедән, сукбай этләрне аулауга игътибарны көчәйтү. Ә бала сукбай хайваннардан зарарланган очракта, кичекмәстән торак-коммуналь хуҗалыкларына һәм ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итү зарур. Һәм, әлбәттә, бала һәрдаим өлкәннәрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Районда теркәлгән авыру балалар арасында бакчага йөрүче бер генә сабыйның да булмавы моңа ачык дәлил. Чөнки аларны көн саен иртә-кичен шәфкать туташы, тәрбиячеләр тикшереп тора. Тәннәрендә үзгәреш булган очракта, баланы ашыгыч рәвештә тире-венерология авырулары кабинетына тикшерүгә җибәрәләр. Бакчага йөрми торган балаларның да сәламәтлеген кайгырту тиешле дәрәҗәдә булсын иде.

    Ә инде бала мәче яки эт белән уйнаганнан соң, тиресендә яки башының чәчле урынында микроспориягә охшаш билгеләр күренә икән, кичекмәстән тире авырулары табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки авыруны башлангыч чорында дәвалау аннан мөмкин кадәр тизрәк, паразит гөмбә споралары тирегә ныклап таралганга кадәр котылу һәм тулысынча дәвалану мөмкинлеген бирә. Иң мөһиме, йогышлы авыруның янәшәдә яшәүчеләр, бигрәк тә балалар сәламәтлегенә янаучы куркыныч чыганак икәнен бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: