Эчеп руль артына утыручыларны ачыклыйлар
Исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан 22 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр республика күләмендә профилактик чаралар үткәрү бара, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Агымдагы елның ун ае эчендә район территориясендә эчкән килеш руль артына утырган 213 машина йөртүче тоткарланган, аларның 67се районда яшәүчеләр. Ун айда теркәлгән 132 юл-транспорт һәлакәтенең 11е...
Исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан 22 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр республика күләмендә профилактик чаралар үткәрү бара, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Агымдагы елның ун ае эчендә район территориясендә эчкән килеш руль артына утырган 213 машина йөртүче тоткарланган, аларның 67се районда яшәүчеләр. Ун айда теркәлгән 132 юл-транспорт һәлакәтенең 11е спиртлы эчемлек кулланган гражданнар аркасында булган. Эчү нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр 6 кешенең үлеменә, 17 кешенең зыян күрүенә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев