Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Свирелька” – иң яхшы чыгыш ясаучы

24-25 ноябрьдә Казанның Совет районында урнашкан 4нче балалар сәнгать мәктәбендә балалайкада уйнаучылар һәм "Кудесница-балалайка" халык уен кораллары ансамбльләре арасында ачык республика конкурсы үтте. Конкурска Татарстаннан гына түгел, Киров, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Удмуртиядән дә килгәннәр иде. 5 яшьтән 18 яшькәчә балалар көчләрен сынады.

Безнең районны балалар сәнгать мәктәбенең Круглое Поле филиалында Виктор Бондарев җитәкчелегендә эшләп килүче "Свирелька" фольклор ансамбле тәкъдим итте. Ансамбль икенче дәрәҗә лауреат дипломы һәм "Иң якты чыгыш өчен" дипломы белән бүләкләнде. Виктор Николаевич исә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге һәм югары һөнәри осталыгы өчен Рәхмәт хатына лаек булды. Глеб Колосов, Камил Сәлимов, Юлия Маркелова, Кирилл Заика, Дмитрий Халитов, Диана Якупова һәм Вадим Гусевның талантлары мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев