Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чувашстанга барып көчләрен сынадылар

16-18 ноябрьдә Чувашстан Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә каратэ буенча Россия WKC федерациясенең III кубогына ярышлар үтте.

Көч сынашырга Пенза, Мәскәү, Самара, Саратов, Астрахань өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән 350 спортчы килде. Татарстанның җыелма командасын Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Тукай районы спортчылары тәкъдим итте.

Шәхси беренчелектә ката буенча 8-9 яшьлекләр арасында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Руслан Чекушков икенче урынны алды. Кумитэ буенча 10-11 яшьлекләр арасында безнең районнан Руслан Чекушков катнашкан команда беренче урынны, 14-15 яшьлекләр арасында Никита Заикин һәм Алмаз Гатин катнашкан команда икенче урынны, 16-17 яшьлекләр арасында Никита Заикин һәм Дмитрий Кайнов катнашкан команда шулай ук икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ