19 июнь 2015 яңалыклары
-
3 кешенең догасы, һичшиксез,кабул була
-
1 минут эчендә нәрсә эшләргә мөмкин?
1 минут эчендә 100 тапкыр "Әстәгъфируллаһ" дип тәүбә кылырга мөмкин. Истигъфар кылу ахирәттә безнең гөнаһларны бетерүгә сәбәпче булса, бу дөньяда чиксез нигъмәтләрдән торган тормышка илтүче юл санала. Фото https://vk.com/tatardin?w=wall-88054251_201 сайтыннан
-
Сәмәкәйдән Альфира Исхакова “Нечкәбил” бәйгесенә әзерләнә
"Нечкәбил - 2015" матурлык, әниләр һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. Бу юлы да ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйгедә яшь әниләр, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. Иртәгә, 20 июньдә Мамадышта "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда...
-
Хәдисләр
Хөрмәтле мөселман якташларыбыз! Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрас Изге Рамазан уңаеннан бу олуг айга кагылышлы хәдисләрне тагын бер кат исегезгә төшерә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз». Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам...
-
Яңа өйләнешүче тукайлыларның түләнә торган ялларына 10 көн өстәлергә мөмкин
Яңа өйләнешкән парларның түләнә торган ялына тагын 10 көн өстәлергә мөмкин. Санкт-Петербург закон чыгару җыены бу турыда РФ Хезмәт кодексына төзәтмә әзерләгән һәм аны якын арада РФ Дәүләт Думасына юлларга ниятли, дип яза "Известия". Төбәк парламентарийлары фикеренчә, өстәмә ял көннәре яшьләргә гаилә кору өчен тагын бер стимул булырга мөмкин. Бу,...
-
Район яшьләренең II форумына заявкалар бирү башланды
Быел район яшьләренең II форумы Яңа поселогының урман аланында 24-25 июнь көннәрендә үтә. Форумның максатлары - актив, инициативалы, максатчан район яшьләрен җыю, бергәләшеп актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү. Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, яшьләр проектлары һәм идеяләре презентациясе, шулай ук туристлык һәм күңел ачу программалары үтәчәк дип...
-
Иске Җиреклеләр зиратны койма белән уратып алу өчен ярдәмгә чакыралар
Тукай районының Иске Җирекле авылында мөселман зиратын булдыру өчен эш алып барыла. Узган елны Мәләкәс җирлеге депутаты Әкрам Җамалиев һәм авылның активисты Рәшит Сәләхетдинов җитәкчелегендә бер төркем кешеләр зират булачак урында махсус бина салдылар. Шул ук вакытта теләге булган авылдашлар да акчалата ярдәм күрсәтте. Җыелган суммага баганалар өчен тимер торбалар...
-
Лагерьда балалар биюче дә, турист та, солдат та булалар
Гадәттәгечә, районда быел да балаларның җәйге яллары мәктәп яны лагерьларыннан, профильле лагерьлардан башланды. Калмия авылында 27 майдан 3 июньгә кадәр хәрби-спорт юнәлешендәге «Чемпион» лагере эшләде. 8 июньдә исә иң сәләтле балалар өчен Новотроицкоеда «Балкыш» лагере үз ишекләрен ачты. 17 июньдә Яңа поселогы мәктәбе базасында туристлык юнәлешендәге «Робинзон» сменасы эшли башлады.
-
Крестьян-фермер хуҗалыкларында күпләп печән әзерлиләр
Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар да терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара. - Быел 250 тонна - печән, 1000 тонна - сенаж, 2300 тонна силос әзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытка 30 тонна печән әзерләп куйдык. Бүген 80 гектардагы люцернаны чабуга алынабыз....
-
Авылларда Россия көнен үткәрделәр
Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты каршында, Россия көне уңаеннан, балалар белән очрашу узды. Бәйрәмгә «Акчәчәк» балалар бакчасына, мәктәп яны «Каенкай» лагерена йөрүче балалар килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга бу көннең ничек барлыкка килгәнен, Россия гербы, әләме, гимны турында сөйләделәр, Россия тарихы һәм географиясенә караган темага викторина үткәрделәр. Балалар зур горурлык...