18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
«Созвучие – 2015» фестиваль-бәйгесеннән кечкенә райондашларыбыз җиңү яулап кайтты
Яр Чаллы шәһәренең «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә «Созвучие - 2015» дип исемләнгән эстрада жырлары, вокал ансамбльләре һәм гаилә коллективларының VIII регионара фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурска Алабугадан, Лениногорскидан, Зәйдән, Баулы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшь башкаручылар җыелган иде. «Созвучие - 2015» фестиваль-бәйгесендә район балалар сәнгать мәктәбенең Бәтке авылында шөгыльләнүче яшүсмерләре дә катнашты....
-
Кнәз авылы мәдәният йортында капиталь ремонт башланды
Кнәз авылы мәдәният йортында бүгенге көндә тулы куәткә капиталь ремонт эшләре бара. Район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә белдерүләренчә, ремонтка Татарстан Республикасы бюджетыннан 11 млн 718 мең сум акча каралган.
-
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгы карары
16 ноябрь, 2015 ел, Яр Чаллы, №95 Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты буенча җәмәгать тыңлаулары уздыру турында Тукай муниципаль районында яшәүчеләрнең «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проекты буенча фикер алышуда катнашу хокукларын саклау максатында һәм җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Положение нигезендә, карар...
-
Район эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Роберт Шәрипҗан улы Хөснетдинов бүгеннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе башлыгы булып эшли башлады. Район башлыгы Васил Хаҗиев аңа намуслы хезмәте өчен хакимияттә үткән киңәшмәдә Рәхмәт хаты тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы...
-
Теләнче Тамак авылының ветеринария табибы Әзһәм Гайсин истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Быел май аенда Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пункты ачылган иде. Аны районнан, Казаннан килгән кунаклар белән зурлап уздырдылар. Бинаны ачу тантанасы вакытында Теләнче Тамак авылында күп еллар халыкка ветеринария хезмәте күрсәткән, кырык бер ел ветеринария табибы булып эшләгән Әзһәм Гайсә улы Гайсинны зур ихтирам белән искә алганнар иде. Үз...
-
«Чишмә башы» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә - әлегә Бордылылар алда
Инде хәбәр итүебезчә, Тукай районында «Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Күркәм фестивальнең гала-концерты 3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылачак. Исегезгә төшерәбез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (www.tukai-rt.ru) һәрбер авыл җирлеге өчен махсус тавыш бирү 29 ноябрьгә (төгәл 18 сәгатькә) кадәр...
-
Биш катнашучының өчесе җиңүчеләр рәтендә
Районнан физик мөмкинлекләре чикләнгән биш кеше 13-15 ноябрь көннәрендә Биектау районында «Байтик» сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән кул көрәше республика чемпионатында катнашып кайтты. Әлеге спорт чарасында Күктәк Мирсәет авылыннан Рөстәм Идрисов 75 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында чемпион исемен яулады, Күперледән Айгөл Фәттахова 60 килограммга кадәр авырлыктагы хатын-кызлар арасында беренче урынны алды, Татарстан...
-
Хокукый ярдәм күрсәтү буенча түгәрәк өстәл үтә
Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы закон кысаларында, 20 ноябрь субъектларда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне итеп билгеләнде. Бу көнне 14.00 сәгатьтә районның «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Синең хокукың бар» дип аталган түгәрәк өстәл үтә. Анда хокук бозган өчен профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар чакырыла. Чарада...