16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Янган мунча иминиятләштерелмәгән була
Янгын сүндерүчеләргә Бәтке авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча яну турында хәбәр килә. Алар шундук урынга чыгалар. Хуҗалар сүзенә караганда, алар бу көнне мунча кереп юынып чыккач та мунчаны бикләп, бернинди шик-шөбһәсез йортларына кереп китәләр. Шулай да, хуҗа кешеләрнең күршеләре уяурак булып чыга. Мунчадан күтәрелгән төтенне күреп, алар бу хакта хуҗаларга...
-
«Поверье» һәм «Чаллы-Бройлер»да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүдә җитешсезлекләр табылган
Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында «Чаллы-Бройлер» һәм «Поверье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең үз балансларында хуҗалыкта, җитештерүдә һәм эчәргә кулланыла торган җир асты сулары чыгару өчен куелган артезиан коелары булуын ачыклады. Әлеге предприятиеләрдә җир асты сулары чыгару...
-
Район Советының өченче утырышы үтте
14 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының өченче утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, район Советы аппараты, Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре,...
-
Хокук бозу очракларын хәбәр итүчегә мең сум түлиләр
Табигатьне саклауга кагылышлы хокук бозуларга каршы тору максатыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яңа система эшли башлады. Аның нигезендә, җитештерү калдыкларын рөхсәт ителмәгән урынга ташлау, карьерларда законсыз эшләгән, ягъни лицензиясез файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнү фактларын теркәп, тиешле адреска җибәргән гражданнарга 1000 сум акча бирелә. Хокук бозу фактларын eсo.signal@tatar.ru...
-
Чаллыгаз – абонентлар өчен
Хөрмәтле абонентлар! Газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмас өчен кышкы салкыннарга керер алдыннан газдан файдалану һәм техник хезмәт күрсәтү өчен вакытында түләвегезне сорыйбыз. Газ бирү буенча халык белән төзелгән типовой килешү нигезендә, «әгәр Абонент газ кулланган өчен ике ай рәттән акча түләмәсә яки тулысынча түләмәсә, газ бирүче берьяклы рәвештә газ...
-
«Җир сулышы» бәйгесендә тукайлылар җиңүгә иреште
Парклар һәм скверлар елына багышланган әлеге бәйгедә Кнәз авылы мәдәният йортының «Яшел патруль» балалар һәвәскәрләр берләшмәсе һәм җирлекнең экологик оешмасы I һәм II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. «Яшел патруль» берләшмәсе балалары конкурска «Җирнең табигатен саклыйк!» дип исемләнгән проект тәкъдим иткәннәр иде. Яшүсмерләрнең җитәкчеләре Тамара Тузеевага һәм Любовь Ерховага үсеп килүче...
-
Яңа поселогы укучысы Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Мәскәүдә бөтенроссия сочинениеләр конкурсының финал өлеше булып үтте. Барлыгы финалда Россиянең 85 төрле төбәкләреннән килгән укучылар һәм аларның җитәкчеләре җыелды. Әлеге мәртәбәле конкурста регионара этапта җиңү яулаган Яңа поселогы укучысы Алия Госманова җитәкчесе Рәмзия Мөхәммәтҗанова белән катнашты. Яңа поселогында рус теле һәм әдәбияты укыткан Рәмзия Зөфәровна белән VII сыйныф укучысы...
-
Шилнәбаш мәктәбе укучылары: «Тимераякларны әзерләп куйдык инде»
Быел кыш чорында балаларның һәм яшьләрнең ялларын оештыру максатыннан районда яңа хоккей тартмалары төзү, искергәннәрен яңаларына алыштыру эше көздән үк башланган иде. Моңарчы шугалаклары бөтенләй булмаган авыл балалары һәм яшьләре кышны тагын да түземсезләнеп көтә башлады. Шулай да, декабрьнең уртасына җитсәк тә, кыш ныклап үз хокукларына кереп китә алмый. Хоккей...
-
Әлмәттә үткән сәяси укуларда район вәкилләре дә катнашты
Үткән атнада, 11-13 декабрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Гражданнар университеты - Идел» проектының белем бирү сессиясе узды. Безнең районнан әлеге чарада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделманова, Яңа поселогы һәм Бәтке урта мәктәбенең яшь укытучылары Алмаз Исмәгыйлев, Надежда Евсеева катнашты. Тыңлаучылар алдында лекцияләр...