Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Поверье» һәм «Чаллы-Бройлер»да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүдә җитешсезлекләр табылган

Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында «Чаллы-Бройлер» һәм «Поверье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең үз балансларында хуҗалыкта, җитештерүдә һәм эчәргә кулланыла торган җир асты сулары чыгару өчен куелган артезиан коелары булуын ачыклады. Әлеге предприятиеләрдә җир асты сулары чыгару...

Казан табигатьне саклау районара прокуратурасы Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында «Чаллы-Бройлер» һәм «Поверье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең үз балансларында хуҗалыкта, җитештерүдә һәм эчәргә кулланыла торган җир асты сулары чыгару өчен куелган артезиан коелары булуын ачыклады. Әлеге предприятиеләрдә җир асты сулары чыгару урыннарының санитар саклау зоналары проектлары Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы приказы белән расланмаган. Бу федераль законны бозу буларак бәяләнә. Тикшерүләрдән соң ике предприятиенең вазифадагы һәм юридик затларына КоАпның 6.3 маддәсе буенча административ эшләр кузгатылды, хокук бозуларны төзәтергә кушып, җитәкчеләр исеменә хатлар җибәрелде, дип хәбәр итә районара прокуратура.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев