Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының өченче утырышы үтте

14 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының өченче утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, район Советы аппараты, Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре,...

14 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының өченче утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, район Советы аппараты, Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, район мәктәпләре директорлары, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 40ы килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районының 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларына социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, ел ахырына көтелә торган нәтиҗәләр һәм 2016 елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Калмия авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Нияз Гыйльфанов чыкты.

Икенче сорау буенча - Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе рәисе урынбасары Эльмира Низамиева чыкты.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Совет карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр №34/2 16.12.2014 елның «Тукай муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларга бюджеты» карарын кертү турында Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе рәисе Мансур Сәхбиев чыгыш ясады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең 2015 елның ун аендагы эшчәнлегенә хисап турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Азат Шәйдуллинның чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Борды авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе рәисе Роза Әбделманова чыгыш ясады.

Утырышның бишенче көн тәртибе - «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында иде. Бу мәсьәлә Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Закиров докладында күтәрелде.

Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова Тукай муниципаль районы Советының 2016 елга эш планы турында доклад белән чыгыш ясады.

Көн тәртибенең җиденче өлеше буенча - Тукай муниципаль районы Советының даими комиссияләре эшенең җыелма планы турында Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова җиткерде.

Утырышның сигезенче мәсьәләсе итеп Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына (№9/9 27.12.2011 ел) үзгәрешләр кертү куелган иде. Бу сорауга Күзкәй авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Эдуард Гәрәев тукталды.

Көн тәртибендәге тугызынчы мәсьәлә - Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районында муниципаль милекне билгеләү һәм аннан файдалану тәртибе хакындагы положение турында»гы карарына (№6/6, 14.09.2014 ел) үзгәрешләр кертү турында Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Рима Волкова чыгыш ясады.

Утырышта күтәрелгән соңгы сорау Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җәмәгать Советы положениесе турында»гы карарына (№36/4, 06.04.2015 ел) үзгәрешләр кертү турында иде. Аның буенча Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Резидә Сафина чыгышы тыңланды.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының өченче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев