Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янган мунча иминиятләштерелмәгән була

Янгын сүндерүчеләргә Бәтке авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча яну турында хәбәр килә. Алар шундук урынга чыгалар. Хуҗалар сүзенә караганда, алар бу көнне мунча кереп юынып чыккач та мунчаны бикләп, бернинди шик-шөбһәсез йортларына кереп китәләр. Шулай да, хуҗа кешеләрнең күршеләре уяурак булып чыга. Мунчадан күтәрелгән төтенне күреп, алар бу хакта хуҗаларга...

Янгын сүндерүчеләргә Бәтке авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча яну турында хәбәр килә. Алар шундук урынга чыгалар.

Хуҗалар сүзенә караганда, алар бу көнне мунча кереп юынып чыккач та мунчаны бикләп, бернинди шик-шөбһәсез йортларына кереп китәләр. Шулай да, хуҗа кешеләрнең күршеләре уяурак булып чыга. Мунчадан күтәрелгән төтенне күреп, алар бу хакта хуҗаларга хәбәр итәләр, тегеләре, үз чиратында, янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраталар. Кызганычка каршы, әлеге янгында мунча тулысынча янып бетә. Шуңа өстәп, ул иминиятләштерелмәгән дә була. Яңа мунчаны хуҗаларга үз хисапларыннан әзерләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын