Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокук бозу очракларын хәбәр итүчегә мең сум түлиләр

Табигатьне саклауга кагылышлы хокук бозуларга каршы тору максатыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яңа система эшли башлады. Аның нигезендә, җитештерү калдыкларын рөхсәт ителмәгән урынга ташлау, карьерларда законсыз эшләгән, ягъни лицензиясез файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнү фактларын теркәп, тиешле адреска җибәргән гражданнарга 1000 сум акча бирелә. Хокук бозу фактларын eсo.signal@tatar.ru...

Табигатьне саклауга кагылышлы хокук бозуларга каршы тору максатыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яңа система эшли башлады. Аның нигезендә, җитештерү калдыкларын рөхсәт ителмәгән урынга ташлау, карьерларда законсыз эшләгән, ягъни лицензиясез файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнү фактларын теркәп, тиешле адреска җибәргән гражданнарга 1000 сум акча бирелә.

Хокук бозу фактларын eсo.signal@tatar.ru электрон адресына министрлыкның http://eсo.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итүе аша җибәрергә яки видеоязма һәм фотосурәтләрне шәхсән үзенә китерергә кирәк.

Заявкалар бирү һәм түләү буенча төгәлрәк мәгълүмат ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәсми сайтында «Дәүләт экология күзәтчелеге» бүлегендә бирелгән.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хәбәр итүенчә, декабрь башына 18 кешегә барысы 18 мең сум күләмендә акча түләнгән. Хокук бозуларның 10ысы калдыкларны рөхсәтсез ташлау, 8е карьерларда законсыз эш алып бару буенча булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев