Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыгаз – абонентлар өчен

Хөрмәтле абонентлар! Газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмас өчен кышкы салкыннарга керер алдыннан газдан файдалану һәм техник хезмәт күрсәтү өчен вакытында түләвегезне сорыйбыз. Газ бирү буенча халык белән төзелгән типовой килешү нигезендә, «әгәр Абонент газ кулланган өчен ике ай рәттән акча түләмәсә яки тулысынча түләмәсә, газ бирүче берьяклы рәвештә газ...

Хөрмәтле абонентлар!

Газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмас өчен кышкы салкыннарга керер алдыннан газдан файдалану һәм техник хезмәт күрсәтү өчен вакытында түләвегезне сорыйбыз. Газ бирү буенча халык белән төзелгән типовой килешү нигезендә, «әгәр Абонент газ кулланган өчен ике ай рәттән акча түләмәсә яки тулысынча түләмәсә, газ бирүче берьяклы рәвештә газ белән тәэмин итүне туктатырга һәм бурычны суд аша кайтартырга хокуклы. Әҗәте аркасында газны өзгән очракта газны кабат ялгау өчен абонентка гариза язарга кирәк була. Бу эш чират белән, тиешле тикшерүләрне үткәннән соң һәм түләүле нигездә башкарыла. Кагыйдә буларак, бер тапкыр күрсәтелә торган хезмәткә тәңгәл мондый эш газны өзүгә китергән бурычны 2-3 мәртәбә арттыра. Моннан тыш, суд эшенә барып җиткән очракта, абонентка төп әҗәттән тыш, суд чыгымнарын да түлисе була, шулай ук ул банк картасын, күчемле һәм күчемсез милеген арестка алу, чит илгә чыгуны тыю кебек законда каралган чикләүләр кертелергә мөмкин. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен газ кулланган һәм техник хезмәтләрдән файдаланган өчен вакытында түләргә чакырабыз. Түбәндәге адреслар буенча газ өчен комиссияләрсез генә түләргә була: Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 20А йорты (51/02); Лермонтов урамы, 60А йорты (Элеватор тавы). Исәп-теркәү үзәкләрендә, почта бүлекчәләрендә комиссия алына. Исәпләү приборларының күрсәткечләре, газ тотылу-тотылмауга карамастан, һәр айның 23енә кадәр тапшырылырга тиеш. Күрсәткечләр булмаганда түләү суммасы норматив буенча исәпләнә һәм ул прибордагы күрсәткечләргә карата шактый күп булырга мөмкин. Абонентларга уңайлылык өчен газ исәпләгече күрсәткечләрен түбәндәге юллар белән тапшырырга мөмкин:

- квитанциядә махсус билгеләнгән урынга язарга, газ һәм техник хезмәт өчен түләгәндә аны операторга бирергә;

- интернеттан http://uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша.

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезонына керүгә бәйле рәвештә, төтен чыгу, вентиляция юлларын тикшерү кирәк. Бу аеруча шәхси газ казаннарыннан һәм су җылыту приборларыннан файдаланучыларга кагыла. Бары тик төзек булган, махсус оешмалар аша тикшерү үткән, актлар белән расланган төтен чыгу юлларыннан һәм вентиляция каналларыннан гына файдаланырга рөхсәт ителә.

Төтен чыгу һәм вентиляция юлында төзексезлекләрне тапкан очракта «Чаллыгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе аларны төзәткәнче газ бирүне туктатып торырга хокуклы.

Мондый төзексезлекләргә түбәндәгеләр керә:

- газ казаны (колонкасы) белән төтен чыгу юлын герметик тоташтырмау;

- төтен юлы тыгылу һәм конструктив җитешсезлекләр аркасында дым тартуның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. Мондый очракларда газ җиһазында куркынычсызлык автоматикасы эшли башлый;

- газ казанын (колонкасын) өзүче куркынычсызлык автоматикасының төзек булмавы, ягъни тарту булмаса да газ җиһазы эшләвен дәвам итә;

- газ җиһазы куелган бүлмәгә һаваның җитәрлек күләмдә кермәве, вентиляция булмавы. Бу вакытта газ тулысынча янмый һәм углерод окисе рәвешендә агулы газ бүлмәгә тарала.

Исегездән чыгармагыз, агулы газ - һава (кислород) җитмәгән очракта табигый газның тулысынча янып бетмәвеннән барлыкка килгән продукт. Әгәр табигый газ шартлауның сәбәбе булып торса, агулы газ бик аз микъдарда булган очракларда да кешенең үлеменә китерергә мөмкин.

Җылыту приборын кушып 15 минут үткәннән соң аның тартуын тикшерегез. Төтен юлының һәм вентиляция каналының тыгылмаганмы, кышкы чорда аларда боз катмаганмы икәнен һәрвакыт тикшереп торыгыз. Кухняны һәрдаим җилләтегез. Газдан файдаланганда ваемсызлык күрсәтмәгез.

Игътибар! Үз гаепләре белән газ бирү туктатылган абонентлар кимчелекләрне төзәтү (бурычны түләү, техник яктан төзәтү) өстендә берни дә эшләмәсәләр, газ белән тәэмин итүче оешма берьяклы рәвештә килешүне өзә ала.

Онытмагыз! Газ исе сизгәндә 104 номерына хәбәр итегез, газ приборлары төзек булмаганда 71-72-40 телефонына шалтыратып заявка калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев